Экологик агарту мәсьәләләре - депутатлар контролендә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе, 14:47

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында экологик белем бирү һәм агарту буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар ветеринария эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар, кайбер федераль закон проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар.

"Хәзерге вакытта, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, экология мәсьәләләре бишенче урында тора, бары тик сәламәтлек, гаилә, куркынычсызлык һәм матди хәл мәсьәләләре генә югарырак, - дип ассызыклады республика экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, экологик белем һәм агарту мәсьәләләренә багышланган доклад белән чыгыш ясаганда, - димәк, кешеләр атмосфера һавасының, суның, туфракның пычрануы, калдыклар проблемалары борчыла башлады дигән сүз,  иҗтимагый экологик аңны формалаштыру өчен экологик белем бирү  – төп коралларның берсе».

Егор Тарнавский  әйтүенчә, бүген республикабызның һәр өченче кешесе экологик чараларда турыдан-туры катнаша. Әгәр дә ки министрлык оешкан 1992 елда  елда татарстанлыларның 7% ын экологик агарту колачлаган булса, узган ел бу күрсәткеч 34% тәшкил иткән.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары билгеләп үткәнчә, «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашуда республиканың күпьеллык лидерлык факты да татарстанлыларның экологик аңының үсүе турында сөйли. Узган ел өмәләрдә 300 меңнән артык кеше катнашкан, 8,5 мең км.дан  артык яр буйлары көнкүреш чүп-чарыннан чистартуга ирешелгән. Татарстан икенче ел рәттән төбәкләр  рейтингында беренче булды.

Ел саен татарстанлылар Бөтенроссия экологик диктантында да актив катнаша. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан җиңүчеләр саны буенча лидер булды, шуңа күрә узган ел Экологик диктант нәкъ менә Казанда ачылды. Узган ел Экодиктантта республикабызның 100 меңнән артык кешесе катнашкан.

2019 елдан республика мәктәпләрендә «Мәктәптә экология» белем бирү проекты тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә белем бирү процессына интеграцияләнгән уку әсбаплары чыгарылды, мәгълүмат алмашу өчен интерактив портал булдырылды. «Мәктәптә экология» проекты «Экология - ышанычлы партнер» Бөтенроссия табигатьне саклау гамәлләре бәйгесендә  җиңүче булды. Моннан тыш, профильле министрлык хезмәткәрләре экологик үзәкләр укучылары өчен даими рәвештә экология буенча  дәресләр үткәрә, узган ел 400гә якын агарту дәресләре, 17 меңнән артык дәрес үткәрелгән.  Республикада 103 экокласс оештырылган.

Дәрестән тыш эшчәнлек барышында укучы үзен яшь натуралист ролендә сынап карарга мөмкин. "Узган ел яшьләрнең  "Экосистема. Тыюлы край" экологик форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан  яшь натуралистлар хәрәкәтен федераль дәрәҗәдә торгызу йөкләнде, - дип сөйләде Егор Тарнавский, - яшь натуралистлар хәрәкәтенең бай тарихы бар, 2018 елда ул бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Безнең министрлык Татарстанда әлеге хәрәкәтне шефлыкка алды. Хәзерге вакытта республикада 2 меңнән артык укучылар яшь натуралистка әверелде инде, алар өчен без ел саен төрле конкурслар, түгәрәкләр һәм экскурсияләр үткәрәбез». Теләсә нинди эштә дә өзлексезлек системасы кирәк, яшь натуралистлар өчен «Чиста булачак»хәрәкәте активистлары остазлар сыйфатында чыгыш ясый. Хәрәкәт 2015 елда Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылган һәм министрлык ярдәме белән актив үсә. 7 ел эшчәнлегендә 9,6 меңнән артык татарстанлы әлеге хәрәкәттә катнашкан.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы шулай ук Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел республиканың кече елгаларының экологик торышын яхшырту буенча сынау проектын тормышка ашыра башлаганнар. Бу проект Халык рейтингы нәтиҗәләре буенча җиңүче булган. 

Егор Тарнавский шулай ук якын арада тормышка ашырылачак берничә экологик агарту проектын билгеләде, битараф булмаган татарстанлыларга, республика предприятиеләре җитәкчеләренә, журналистларга төрле экологик акцияләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.  "Экологик тәрбия һәм белем бирүне үстерү мәсьәләләре актуаль булып тора һәм кечкенәдән башлап пенсия яшенә кадәр даими камилләштерүне һәм гамәли эшчәнлеккә кертүне таләп итә, - дип йомгаклады сүзен  министр урынбасары, - әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә һәркем мөһим, чөнки экология берләштерә".

 

Бүген парламентарийлар комитет утырышында ветеринария эше турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алыштылар, аны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә бәйле.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, федераль законнар белән «Ветеринария турында» гы РФ Законына үзгәрешләр кертелгән, алар терлекчелек продуктларын җитештерү һәм саклау өчен билгеләнгән биналарны һәм корылмаларны планлаштыру һәм төзү, шулай ук аеруча куркыныч авырулар чыганакларын бетергәндә хайваннарны һәм терлек продукциясен тартып алу мәсьәләләренә кагылган.

Закон проектында эшләнгән әлеге үзгәрешләрне республика законында чагылдырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук Комитет утырышында депутатлар РФ Җир кодексының 3 статьясына һәм торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында ФЗның 11 һәм 16.5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тикшерделәр. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, закон проекты махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнгән.

Профильле комитет әгъзалары шулай ук РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү буенча Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасын хупладылар. «РФ Җир кодексы тарафыннан дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген гражданга яки юридик затка бушлай бирү очраклары билгеләнә, - дип  аңлатты Таһир Һадиев, - безнең коллегалар ташламалы категорияләргә кермәүче гражданнардан җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре исемлегенә кертелгән җир кишәрлекләрен арендалау яки сату шартларында бирү турында гаризалар килүенә игътибар итәләр". Чиләбе закон чыгаручылары РФ Җир кодексына гражданнарның аерым категорияләренә бушлай бирелә торган участоклар исемлегенә кертелгән очракта җир кишәрлеге аукцион предметы була алмый дигән нигезләмә өстәргә тәкъдим итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International