Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы активын темпларны киметмәскә һәм үсешнең яңа юнәлешләрен билгеләргә чакырды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе, 13:47

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбен карады, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, парламент дәресендә булды, шулай ук район Советының хисап сессиясендә катнашты.

Парламент башлыгының эш сәфәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Болгар 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә башланып китте. Узган ел 50 ел элек төзелгән өч катлы бинада капиталь ремонт үткәрелгән. Фасад һәм баскычлар яңартылган, яңа пандус төзелгән, сак бүлмәсе җиһазландырылган, кабинетлар, ашханә һәм спорт залы, актлар залы ремонтланган. «Үсеш ноктасы» федераль программасы буенча химия, биология һәм физика кабинетлары өчен яңа җиһазлар сатып алынган.

Бу көнне бишенче сыйныф укучылары өчен парламент башлыгы катнашында парламент дәресе үткәрелде. Укучылар Татарстан халыкларының бердәмлеге, мәдәнияте һәм традицияләре турында фикер алыштылар. Парламент җитәкчесе укучылар белән аралашты, милләтара тынычлыкны һәм Татарстан дип аталган күпмилләтле йортта татулыкны, республикада яшәүче барлык 173 милләт вәкилләренең мәдәниятен һәм традицияләрен саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Парламент дәресләре Татарстаннан сайланган Дәүләт Советы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары катнашында республиканың барлык мәктәпләрендә 1 февральдән 18 февральгә кадәр уза. Парламентарийлар сайлау округларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә була, мәктәп укучылары белән әңгәмә кора, дәресләрдә экспертлар сыйфатында актив катнаша. Быел «Без - Россия гражданнары» парламент дәресе республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Бүген Спас районында Геройлар аллеясында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 34 еллыгына багышланган тантаналы митинг һәм чәчәкләр салубулды. Патриотик акциядә Дәүләт Советы Рәисе да катнашты.

"Бу көнне без төрле елларда үз бурычын үтәгән интернационалистларның батырлыгын искә алабыз, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, – һәр буынга ниндидер сынауларны узарга туры килә, кемгәдер Бөек Ватан сугышы эләгә, хәзерге вакытта - махсус хәрби операция. Дөнья тыныч түгел, "кайнар нокталар" дөнья картасында һәрвакыт булып тора. Каһарманлык гамәлләре халкыбызның һәм ярдәм күрсәтелгән илләрнең халыклары хәтерендә мәңгегә калыр дип ышанам".

Спас районыннан йөздән артык кеше Әфганстан территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, аларның алтысы һәлак булган. Хәзерге вакытта районда 36 сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм сугышчы-интернационалист яши, аларның кайберләре хәзер ирекле рәвештә махсус хәрби операциядә катнашалар.

Район советының хисап сессиясендә 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга планнар билгеләде. Хисап белән Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов чыгыш ясады. 

Узган ел районның тулай территориаль продукты 7,4 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 8,5 процентка күбрәк. Шулай ук сатуга җибәрелгән товар күләменең уңай динамикасы күзәтелә.

Фәргатъ Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, район икътисадының иң мөһим өлешләренең берсе булып агросәнәгать комплексы тора. Узган ел районга яңа инвестор - «Русское поле» ҖЧҖ килгән, ул 7 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртә.

«Хисап елы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен катлаулы булды, - дип басым ясады район башлыгы, - әмма һава шартларына да карамастан, рекордлы уңыш алынды. 47,5 мең га мәйданнан 177 мең тоннадан артык ашлык җыелды, гектарыннан 37,3 центнер, уңдырышлылык  узган елга караганда 19,5 центнерга күбрәк».

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләмнәре үсә. Район территориясендә көнбагыш орлыгыннан май сыктыру буенча ике цех эшли. Продукциягә районда да, аннан читтә дә ихтыяҗ бар. Ике җирдә он тарталар,  районда икмәк үзләре җитештергән оннан пешерелә.

Районның машина-трактор паркы шактый яңарган, барлыгы авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга 400 млн. сумга якын инвестицияләр кертелгән. Кайбер хуҗалыкларда ашлык складлары төзелгән һәм ремонтланган.

Дәүләт программалары буенча фермер хуҗалыкларына һәм шәхси хуҗалыкларга шактый ярдәм күрсәтелә. Шуның нәтиҗәсендә былтыр фермерлар тарафыннан 1,5 млн. сумлык товар һәм нәселле таналар сатып алынган.

Фәргать Мөхәммәтов, шуңа да карамастан, терлекләрнең баш саны кимүе хакында әйтте, сөт һәм ит җитештерү кимегән. «Гомумән терлекчелек тармагында без әле начар эшлибез, - диде ул, терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Шунысын билгеләп үтәсем килә, тармакны үстерүдә дәүләт күрсәтә торган ярдәм программалары аз кулланыла. Агымдагы елда терлекчелек тармагына ярдәм итүнең барлык программаларында активрак катнашырга кирәк».

Спас районы башлыгы узган ел узган чараларга җентекләп тукталды. Һичшиксез, иң истәлеклеләреннән берсе - Идел Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы. Узган ел Спас районы 830 меңнән артык турист кабул иткән.

Район объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү буенча дәүләт программаларында да актив катнаша. Спас үзәк район хастаханәсе, Болгар шәһәрендә һәм Өч күл авылында мәктәпләр капиталь төзекләндерелгән. «Чиста су» программасы буенча Идел буе һәм Болгар бистәсендә суүткәргеч челтәрләре  реконструкцияләнгән.

Фәргатъ Мөхәммәтов Спас районы халкына һәм предприятиеләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына, Россиянең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. Гомумән алганда, районнан Донбасска һәм хәрбия операция зонасына 8,5 млн. сумлык 20 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән. "Мобилизацияләнеп яисә ирекле рәвештә хәрбия операциядә катнашучыларның  гаиләләренә ярдәм итү турында карар кабул ителде, - диде Фәргать Мөхәммәтов, - җирле бюджет акчаларыннан укучылар бушлай тукландырыла, балалар бакчасына йөргән өчен түләнә, кинотеатрга, бассейнга, сәнгать мәктәбенә, спорт учреждениеләренә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә".

«Катлаулы шартларга да карамастан, Спас районында 2022 елга билгеләнгән барлык проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыра, республика икътисадына саллы өлеш кертә алды», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап. Парламент җитәкчесе шулай ук җайга салынган эшләр өчен район активына рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе муниципаль хезмәттәшләрен ирешелгән темпларны киметмәскә һәм үсешнең яңа юнәлешләрен билгеләргә чакырды.

Социаль-икътисадый үсеш рейтингында Спас районы бер ел эчендә ике позициягә төшеп, 40 нчы урынны алып тора. Район торак тапшыру буенча 44 нче урында гына тора, узган ел нибары 4,65 мең кв.м.  торак тапшырылган. "Эшлисе эшләр бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - зур туристлар кластеры буларак Болгар илдә һәм дөньяда таныла бара".

Спас районында эшләргә кирәк булган бурычлар арасында Фәрит Мөхәммәтшин терлекчелекне үстерү, район бюджетының керем базасын тулыландыру, Болгарны туристлар үзәге буларак төзекләндерү, кунакчыллык күрсәтү кебек хәл итеп бетерәсе мәсьәләләрне атады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук районда таркалган гаиләләр  санына игътибар итте. Узган ел 98 теркәлгән гаиләгә 72 аерылышу туры килгән. Республикада халык саны артуга карамастан районда халык саны да кимегән.

«Вәзгыять сәбәпләрен ачыкларга, үсешнең яңа юнәлешләрен табарга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга - бу җирле хакимият бурычы», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Спас районы Советы утырышы эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров һәм Фоат Вәлиев, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International