КПРФ фракциясе җитәкчесе журналистлар белән очрашты

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе, 12:47

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең матбугат конференциясендә коммунист депутатларның республикада бакчачылык хәрәкәтен үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча позициясе тәкъдим ителде. Республика ММЧ вәкилләре сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов җавап бирде.

Хафиз Миргалимов сүзләренә караганда, бакчачылыкны үстерү проблемаларын хәл итүгә республика бюджетыннан ел саен 550 млн сум акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта аларны файдалануның хисаплары турында сораулар да күп. "Бакчачылык азык-төлек җитештерү генә түгел, шулай ук төрле яшьтәге гражданнарның актив ялы һәм балаларга хезмәт тәрбиясе дә, - дип билгеләде парламентарий. - Су белән тәэмин итү, чүп-чар чыгару, электр белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме максатчан булырга тиеш. Безнең позиция шундый, бу бөтен халыкка кагылышлы эшне бюджетлаштыру катгый контрольдә булырга тиеш".

Агымдагы елның март башында фракция түгәрәк өстәл уздырачак, анда депутатлар, республиканың профильле министрлыгы, муниципалитетлар, бакчачылык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре вәкилләре бакчачылыкны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышачак, дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе башлыгы.

Аннары Хафиз Миргалимов журналистларның сорауларына җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International