Дәүләт Советында депутатлар һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре өчен семинар узды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе, 15:56

Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм дәүләт хезмәткәрләре - Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен семинар узды. Анда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр каралды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды.

Декларация кампаниясе башланыр алдыннан узган семинар кысаларында декларацияләр тапшыру мәсьәләләре буенча төп закон яңалыклары каралды, шулай ук аларны тутыру буенча методик киңәшләр бирелде.

Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Рәисенең  Коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Прокуратурасы коррупциягә каршы көрәш законнары үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең салым түләүчеләре белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Валентина Гапоненко, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләре эшен оештыру идарәсе башлыгы Анна Петрушина, «Роскадастр» ППК Татарстан Республикасы филиалының белешмәләр әзерләү бүлеге башлыгы Лилия Сәйфиева, кече судлар буенча өлкән дәүләт инспекторы - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  имтиханнар үзәге теркәү-тикшерү төркеме җитәкчесе Ринат Шакиров чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар сорауларына шулай ук ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре Ирина Сергеева һәм Елена Корчагина, РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Зөлфия Катеева җавап бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International