Татарстан Халыклары ассамблеясе икеләтә энергия белән эшләргә тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе, 16:09

Бүген Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе советы утырышы узды, анда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының һәм Ассамблея башкарма комитетының 2022 елда башкарган эшләренә йомгак ясадылар, шулай ук 2023 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

"2022 елда геосәяси масштабтагы төп вакыйга махсус хәрби операция уздыру булды, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. - Апрель аенда Татарстан Дәүләт Советы РФ Президентына, ул алган милли мәнфәгатьләрне яклау курсын хуплап, мөрәҗәгать кабул итте. Араларны бозарга, ызгыш-талаш чыгарырга һәм иҗтимагый киеренкелек тудырырга омтылуларга карамастан, безнең күпмилләтле халкыбыз үзенең иң яхшы сыйфатларын – шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү, кайгыртучанлык хисләрен күрсәтә. Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, Россия Федерациясенең  яңа субъектларында яшәүчеләргә, мәҗбүри күченүчеләргә, мобилизацияләнгән татарстанлыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү дәвам итә. Лисичанск шәһәренә шефлык ярдәме күрсәтәбез.  Узган елның март-апрель айларында Татарстан халыклары дуслыгы йортында милли-мәдәни автономияләр тарафыннан оештырылган Донбасс халкына гуманитар ярдәм җыю акциясен аерым билгеләп үтәм".

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе фикеренчә, Төркия һәм Сүрия территориясендә булган көчле җир тетрәү, нәтиҗәдә дистәләгән мең кешенең  һәлак булуы, меңләгән биналарның җимерелүе, йөзләрчә мең кешеләрнең  үз йортларына әйләнеп кайта алмавы  төрле илләрдә яшәүче кешеләрнең теләктәшлегенә янә бер сынау булып тора. Торак йортлар гына түгел, чиркәүләр, мәчетләр, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары да җимерелгән. "Безнең җитәкчеләр, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе дә читтә калмады, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Беренче көннән үк кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр һәм ул бүген дә дәвам итә: кем финанс ягыннан булыша, кемдер волонтер сыйфатында ярдәм итә, шулай ук зыян күрүчеләр өчен җылы киемнәр һәм беренче кирәк-яраклар да җыелды. Боларның барысы да Татарстан халыклары ассамблеясенең, нинди милләттән булуына карамастан, мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер булуы турында сөйли".

Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблеянең 2023 елга планнары турында сөйләгәндә, милли-дини һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә тиешле җавап таләп итүче мәсьәләләр һәм бурычлар кимеми, дип билгеләп үтте. "Шуңа күрә бу юнәлештә бердәм, эзлекле һәм системалы эш, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш, - диде ассамблея Советы рәисе. – Безнең уңышның нигезе – гражданлык җәмгыятенең актив ярдәме белән ТР хакимиятенең барлык тармакларының бердәмлегендә һәм бердәм хезмәттәшлегендә!"

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев 2022 елда милли-мәдәни автономияләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм башкарма комитет эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм 2023 елга эш планнары белән таныштырды. "Татарстан халыклары Ассамблеясе милли гореф - гадәтләрне, мәдәниятне һәм телләрне саклау һәм үстерү буенча мөһим миссия башкара, – дип билгеләп үтте ул. – Эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе - мигрантларны адаптацияләү буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру дәвам итте. Миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елда Татарстанда миграция исәбенә 330 меңнән артык кеше куелган, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 26% ка күбрәк. Хәзерге вакытта Ассамблея составында 36 милләт кешеләрен берләштергән  258 җирле иҗтимагый оешма, 14 Дуслык йорты, 2 филиал һәм 34 вәкиллек бар. Узган елда өч вәкиллек ачылды. Муниципаль районнарда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә безнең бүлекләрнең эше активлашты".

2022 елда республикада халыклар дуслыгы йортларының эш нәтиҗәләре һәм 2023 елда аларның эшчәнлеген камилләштерү бурычлары турында Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде. Ул республикада этномәдәни хәрәкәткә кимендә 800 мең кеше җәлеп ителүен искәртте. "Узган ел милли-мәдәни берләшмәләр, Халыклар дуслыгы йортлары тарафыннан барлыгы 250 меңнән артык кеше катнашында 3 меңнән артык чара уздырылды, - диде ул. – Шул исәптән "Безнең йортыбыз Татарстан" республика этномәдәни фестивале, Татарстанның фин-угор халыклары фестивале, Май чабу, "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивальләре һәм башкалар. Хәйрия эшчәнлеге кысаларында Дуслык йортлары тарафыннан инвалидлар һәм аз керемле кешеләр өчен йөздән артык чара уздырылды".  

Ассамблея советы шулай ук Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы Дуслык йортлары җитәкчеләренең, Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директорының һәм ТР халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисенең хисап мәгълүматларын тыңлады.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортының Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында республика муниципаль районнарында милли бердәмлек көннәрен уздыру турындагы тәкъдимен хуплады һәм Ассамблеянең барлык мөмкинлекләрен һәм ресурсларын билгеләнгән планнарны уңышлы гамәлгә ашыру өчен кулланырга чакырды. Ул күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эшен югары бәяләде, анда узган ел чечен, үзбәк һәм кыргыз телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә өч сыйныф ачылган. Ассамблея Советы рәисе фикеренчә, туган телне саклау мәсьәләсе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре эшчәнлегендә төп мәсьәләләрнең берсе булырга тиеш.  "Без кешеләр белән эшлибез, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Вакыт бик авыр, шуңа күрә безгә, кешеләр үзләрен ышанычлы хис итсен, Татарстанда тынычлык һәм татулык  булсын өчен икеләтә энергия белән эшләргә туры киләчәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International