Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия Президенты илебезнең имин, бәйсез һәм лаеклы киләчәген тәэмин итү буенча конкрет программаны бәян итте»

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 10:17

«Россия Президенты илебезнең имин, бәйсез һәм лаеклы киләчәген тәэмин итү буенча конкрет программаны бәян итте», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасын шәрехләп. Бу хакта парламент башлыгы бүген көн тәртибе буенча фикер алышу алдыннан Дәүләт Советы утырышында әйтте. Кичә Мәскәүдә узган  Юлламаны игълан итү чарасына чакырылучылар арасында Дәүләт Советы Рәисе да бар иде.

“Россия Президентының юлламасы эчтәлекле, иҗади, оптимистик һәм куелган бурычларны финанс белән тәэмин итү күзлегеннән чыгып эшләнгән”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ил Президенты юлламасы Россия өчен катлаулы чорда булды. Владимир Путин Россиянең Украина халкы белән сугышмавы турында әйтте. Украина халкы Киев режимының һәм аның "көнбатыш хуҗаларының" әсиренә әйләндерелде. Ил Президенты шулай ук үз санкцияләре белән Көнбатышның  бернигә дә ирешмәвен һәм ирешмәячәген ассызыклады. Бу санкцияләрнең максаты – Россия халкын газапларга мәҗбүр итү, илне эчтән какшатырга омтылу.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, махсус операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен махсус фонд булдыру турында карар аеруча мөһим. "Һәр ветеранга һәм һәлак булган кешенең гаиләсенә шәхси социаль хезмәткәр, координатор беркетеләчәк, – диде парламент башлыгы, – инде быел фонд структуралары Росия Федерациясенең барлык төбәкләрендә җәелдерелергә тиеш. Безнең бурыч – әлеге  кешеләргә ярдәм итү, аларның ихтыяҗларына шунда ук җавап бирергә кирәк ".

Ил Президенты белдерүләре арасында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 2024 елның 1 гыйнварыннан МРОТның 18,5% ка (19 242 сумга кадәр) өстәмә индексация билгеләнүен һәм югары уку йортларында укытуның традицион база системасына кире кайтуын билгеләде. Уку вакыты дүрт елдан алып алты елга кадәр булырга мөмкин. Һөнәри белем бирүнең аерым дәрәҗәсенә аспирантура бүленәчәк, аның бурычы - фәнни һәм укытучылар эшчәнлеге өчен кадрлар әзерләү.

Ил Президенты билгеләп үткәнчә, Вашингтонда атом-төш коралын табигый сынау турында уйланулары хакында мәгълүмат бар. Шуңа бәйле рәвештә Россия Стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешүдә катнашуын туктатып тора.

Ил Президенты хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрнең иңгә иң торып алгы сызыкта Ватан өчен көрәшүен кат-кат искә төшерде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International