Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышы ачылды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 10:19

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә  23 мәсьәләне кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.

Беренче укылышта карау өчен  федераль бюджеттан республика бюджетына кредитлар бирү өлешендә өстәмә килешүләр турында закон проекты, шулай ук Татарстан Республикасы Гаилә һәм Бюджет кодексына, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, янгын куркынычсызлыгы турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында, инвестиция эшчәнлеге турында, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертизасы турында, ветеринария эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

Кырык беренче утырышта депутатлар  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының  2022 елда полиция эшчәнлеге турында хисабын, 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад һәм 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисап тыңлаячаклар. Казан университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлыкның федераль программасында катнаша һәм ел саен әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап тота.

Дәүләт Советында чакырылыш дәвамында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисап бирү практикасы дәвам итә. Бүгенге утырышта Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап каралачак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында республикада цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясый.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты республика законнары нигезендә «Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында» Дәүләт Советы карары проектын әзерләде. Хисап палатасына «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү» программасын гамәлгә ашыруга һәм 2020 - 2022 елларда кадет интернат-мәктәпләре эшчәнлегенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген, шулай ук 2020 - 2022 елларда спорт җыелма командалары, шул исәптән РФ җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләүче спорт оешмаларына дәүләт ярдәменә бүлеп бирелгән республика бюджетыннан файдалануның аудитын үткәрүне йөкләргә тәкъдим ителә.

Кырык беренче утырышның көн тәртибенә балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга картлык  буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирүче эш стажына кертелә торган эш вазыйфалары һәм учреждениеләре исемлегенә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында мөрәҗәгате кертелде.

Дәүләт Советы депутатлары вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагогик хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча мәктәп директорлары киңәшчеләренә һәм балалар бакчаларында туган һәм чит телләрне укытучы тәрбиячеләргә дә  шундый хокук бирергә тәкъдим ителә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Римма Ратникова һәм Хафиз Миргалимов көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык беренче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

2. 2022 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы.

3. 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад.

4. «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2022 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап.

5. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфалар йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 396-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр хакында»
382-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 393-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 385-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 388-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында булган мәҗбүри таләпләрне билгеләү һәм аларны куллануны бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 391-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 389-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 392-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 386-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 394-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 42 һәм 43 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 387-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»
384-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17.Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

18.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның февраленә кадәрге эш чоры өчен хисабы.

19. Балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып бару чоры балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга картлык  буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирүче эш стажына кертелә торган вазыйфалар һәм учреждениеләр исемлегенә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

20. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 289051-8 номерлы федераль закон проекты хакында (керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тикшерүне уздыру тәртибен камилләштерү һәм белешмәләрнең тулылыгы өлешендә).

21. «Дарулар әйләнеше турында» Федераль законның 53 һәм 67 статьяларына һәм «Эшчәнлекнең аерым төрләренә лицензия бирү турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 284099-8 номерлы федераль закон проекты турында (халыкара патентлаштырылмаган «Этанол»  исемле дару препаратларын җитештерү күләмен һәм аларның әйләнешен исәпкә алуны камилләштерү өлешендә).

22. «Россия Федерациясе Торак кодексының 1611 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 272604-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йорт советы рәисенең күпфатирлы йорттагы милекчеләр мәнфәгатьләрен тәкъдим итү процедурасын гадиләштерү өлешендә).

23. «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законның 3 статьясына һәм «Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында» Федераль законның 11 һәм 16.5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 263340-8 номерлы федераль закон проекты турында (торак-төзелеш кооперативына әгъза итеп алынырга мөмкин булган гражданнар категориясе исемлеген киңәйтү өлешендә).

24. «Россия Федерациясе Җир кодексының 3911 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесе закон чыгару инициативасы хакында.

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 20.30 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»
279585-8 номерлы федераль закон проекты турында (ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлыгын һәм террорчылыктан якланганлыгын тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).

26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 285558-8 номерлы федераль закон проекты турында (конфискацияләнгән җиңел сәнәгать товарларын түләүсез тапшыру мөмкинлеге хакында).

27. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын үткәрү йомгаклары турында».

28.Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рәис Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International