Җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү мәсьәләсе каралды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 10:34

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кагылышлы мәсьәләне карадылар. Профиль комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Депутатлар ТР Югары суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим иткән кандидатураны хуплады һәм тиешле карар кабул итте. Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын үтәү бер елга отставкадагы судья Газинур Әхәтовка йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International