Эдуард Шәрәфиев: «Безнең республикада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла»

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 10:44

«Мобилизацияләнеп яисә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга  ярдәм итү -  безнең республикада сыйфатлы итеп төзелгән зур системалы эш», - дип басым ясады депутат Эдуард Шәрәфиев, бүген көн тәртибендәге төп мәсьәләләр турында фикер алышу алдыннан Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда. Парламентарий кыска вакытлы контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнашты.

Депутат хезмәттәшләренә, Татарстан, республика халкына, Рәис Рөстәм Миңнехановка шәхсән  һәм алгы сызыкта булучылардан аларга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

"Дөресен әйтим, безнең сугышчыларга хәзер җиңел түгел, безгә каршы заманча технологияләр һәм кораллары белән бөтен коллектив Көнбатыш сугыша, әмма безнең сугышчыларның Җиңүгә омтылышлары,  рухи ихтыярлары көчле, - дип басым ясады Эдуард Шәрәфиев, - безнең тарихи дәлилләребез бар: коллектив Көнбатыш безнең илгә каршы ничә тапкыр гына күтәрелмәсен, һәрвакыт "авызын канаткан", бу юлы да шулай булачак. Хәзер алгы сызыкта булган һәр кеше,  волонтерлар һәм меценатлар,  –  без барыбыз да безнең уртак Җиңүне якынайту өчен эшлибез. Безнең эш - хаклы, Җиңү безнең якта булачак! "

Депутат шулай ук Дәүләт Советы депутатлары  Мөслимә Латыйповага һәм Елена Кузьмичевага Донбасс халкына һәм  махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча гуманитар акцияләрдә актив катнашулары өчен РФ ФҖ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International