Сәламәтлек саклау, энергетика һәм медицина технологияләре: Ленар Сафин Казан университетының стратегик проектларын билгеләде

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 12:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында  «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2022 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап каралды.

К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, университетның гомуми финанс потенциалы 1,2 млрд. сумга арткан һәм 15 млрд. сумнан артып киткән. Бюджеттан тыш керемнәр өлеше 62% тан 66% ка кадәр арткан. “Бүген ил алдында торган бурычларны исәпкә алып, без дә  өстәмә йөкләмәләр алдык, беренче чиратта, бу үзебезнең технологияләрне һәм яңа продуктлар булдыру юнәлешләрен үстерү”, - диде Ленар Сафин.

Университет ректоры шулай ук университетка динамик рәвештә үсәргә мөмкинлек биргән төп инициативаларны билгеләде. Мәгарифтә - яңа инженер "үсеш нокталары" булдыру. «Без сәнәгать дизайны мәсьәләләре белән шөгыльләнә башладык, - дип сөйләде Ленар Сафин, - яңа профильле институт булдырылды, анда студентларда проектлау, модельләштерү һәм конструкцияләү күнекмәләре формалаша. Республика, шулай ук безнең индустриаль партнерыбыз - КАМАЗ компаниясе ярдәме белән Яр Чаллыда Алдынгы инженерлык мәктәбе формалаша. Аның максаты - үз автокомпонентларын эшләү һәм җитештерү".

Шулай ук узган ел университетта 77 яңа фәнни лаборатория ачылган, 755 перспектив галим һәм белгеч җәлеп ителгән, грант активлыгы берничә тапкыр арткан. Фәнни-тикшеренү эше нәтиҗәләрен алга җибәрү өчен фәнни-мәгариф үзәге төзелгән.

Ленар Сафин әйтүенчә, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта университетта 130 фәнни түгәрәк һәм берләшмә эшли, 407 студент һәм аспирант фәнни-тикшеренү бүлекләренә эшкә урнаштырылган. Узган елда Казан университеты Хэд Хантер версиясе буенча Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингында 6 урынны алган. Чыгарылган белгечләрне эшкә урнаштыруның сыйфаты һәм статистикасы бәяләнгән.

Ленар Сафин үзенең докладында билгеләп үткәнчә, республиканың фәнни-технологик үсеш дәүләт программасын эшләү кысаларында зур эш башкарылган. КФУ генераль әзерләүче булып тора. "Безнең стратегик проектлар киләчәктә булачак экосистема үзәген формалаштыра, - дип аңлатты ректор, - ел ахырында әлеге программа кабул ителде".

Цифрлы үсештә Казан университеты медицина, IT һәм социо-гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә платформалы чишелешләргә йөз тота. “Бүген алар 12, - диде Ленар Сафин, - иң динамикалысы - рус телен чит тел буларак өйрәнү платформасы. Системаның актив кулланучыларының гомуми саны 7 меңнән артып китә. Аны Мисыр, Иран һәм Төркия мәктәп укучыларын һәм абитуриентларын укыту өчен актив кулланалар. Шулай ук "Цифрлы кафедра" проекты кысаларында сорау алу буенча 5 программа ачылды, аларның икесе илдә иң яхшылар дип танылды.

Университетта гамәлгә ашырыла торган иң мөһим стратегик проектлар арасында Ленар Сафин «Сәламәтлек саклауның геном һәм постгеном технологияләре» дигәнне билгеләп үтте. Узган ел бу проект кысаларында сирәк (орфан) авыруларны дәвалау өчен препаратлар эшләнгән. Аларның берсе НовАртис компаниясенең 2 млн. доллар чамасы торган кыйммәтле һәм дефицит даруын  үзебезнең арзанлы аналогка – 20 мең долларлык даруга алыштыруны максат итеп куя. Шулай ук регенератив медицина өчен күзәнәк продуктларын алу, төрле шеш күзәнәкләрен үтерергә өйрәтелгән лимфоцитларның күзәнәк массасын үстерү өчен үзебезнең биореакторларны эшләү буенча фәнни эш алып барыла, үсемлекчелек һәм терлекчелек продуктларының сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла.

Икенче стратегик проект - "Россия энергетика күчеше", ул нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен үзебезнең катализаторлар булдыруга, шулай ук сыекландырылган табигый газ (СПГ) җитештерүгә юнәлдерелгән. «Университет тарафыннан табигый газны саклау һәм транспортлауның газ-гидрат технологияләре эшләнде, алар СПГ дан арзанрак, - дип билгеләп үтте Ленар Сафин, - бу уңайдан яшь галим Ирек Мөхәммәтдиновның уңышлары очраклы түгел, ул катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен катализатор эшләгән өчен Россия Президенты премиясен алды».

Өченче стратегик проект - "Материалларның цифрлы "геномикасы". Ленар Сафин әйтүенчә, Татарстан супер-конструкцион термопласт эшләмәсе зур кызыксыну уяткан, ул минус 190нан плюс 240°С ка кадәр температураларда эшли ала.

Дүртенче проект кысаларында университет тарафыннан сәнәгать, медицина һәм мәгариф өчен IT-платформалар эшләнә.

Бишенче стратегик проект - яшьләр арасында психологик иминлекне мониторинглау өлешендә "Кеше потенциалының сыйфатын күтәрү өчен платформалы карарлар комплексы".

Якын киләчәккә бурычлар турында сөйләгәндә, Ленар Сафин алдынгы инженерлык мәктәбе КиберАвтоТех базасында сәнәгать дизайны, биомедицина һәм инженерлык өлкәсендә өч технопарк булдыруга аерым басым ясады.

Ленар Сафин чыгышы депутатларда күп сораулар тудырды. Аерым алганда, Марат Галиев якын арада оборона-сәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү ничек оештырылачагы белән кызыксынды, хәрби махсус операция чорында аларга ихтыяҗ арта. Ленар Сафин университет база кафедраларын ачуны һәм аларны предприятиеләр белән интеграцияләүне планлаштыруын билгеләп үтте.

Айрат Зарипов югары мәктәпне трансформацияләү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде. «Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин шундый бурыч билгеләде, - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов, - Казан университетында болон системасыннан күчү ничек оештырылачак?». Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, процесс этаплап үткәреләчәк. "Совет системасыннан да, болон системасыннан да иң яхшысын алып иң яхшысын тудырабыз", - диде ул. Университет ректоры сүзләренә караганда, хәзер аспирантураның һөнәри белем бирүнең аерым дәрәҗәсенә бүленүе дә мөһим.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International