Сәрия Сабурская депутатларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 12:35

Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына мобилизацияләнгән кешеләрдән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41нче утырышында омбудсмен Сәрия Сабурская белдерде.

«Вәкил аппараты мобилизацияләнгән кешеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау өчен баштан ук максималь көч куйды», – дип белдерде Сабурская.

Аның әйтүенчә, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән бергә вәкил аппараты 16 яшькә кадәрге өч баласы булган күп балалы әтиләрне РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәттән кичектереп тору буенча эш башкарган.

«Бу чаралар нәтиҗәсендә 200гә якын күп балалы әти туганнарына һәм якыннарына кире кайтты. Мобилизацияләнгән гражданнарга тиешле күләмдә акча түләүгә кагылышлы мәсьәләләр оператив тәртиптә эшкәртелде», – диде омбудсмен.

4,3 меңнән артык граждан мобилизацияләнгән гражданнарны урнаштыру пунктларында юридик ярдәм алды, дип өстәде ул. «Хәзер техник хаталар белән бәйле сораулар килә, алар мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт хакын вакытында ала алмауларына бәйле. Бүген без хәбәрсез югалучылар мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәбез», – диде Кеше хокуклары буенча вәкил.

Былтыр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнардан барлыгы язма һәм телдән 6 746 мөрәҗәгать килгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 551гә күбрәк.

Аларның күбесе торак-коммуналь хуҗалык темасына кагылышлы - 529 мөрәҗәгать. “Халыкның мөрәҗәгатьләре торакка хокукларын тәэмин итүгә һәм идарәче компанияләр эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылды, - дип билгеләде Сәрия Сабурская. - Узган ел шулай ук торак урынны яшәү өчен яраксыз дип тану турындагы гаризаларны карау процедурасын уздырганда гражданнарның хокукларын бозу очраклары да ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарына киләчәктә гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда проблемалы аспектларга игътибар итәргә тәкъдим итәбез».

Доклад турында фикер алышуда депутатлар Николай Рыбушкин, Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Александр Комисаров, Алсу Тарханова, Дмитрий Анисимов, Дмитрий Солуянов катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International