Дәүләт Советында «Эта земля выбрала нас» китабын тәкъдир итү булды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 15:01

Бүген ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы тәнәфесендә Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын төзүчеләрнең берсе булган Геннадий Иосифович Шмальның 85 яшенә багышланган «Эта земля выбрала нас» китапбын тәкъдир итү булды.  Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Генадий Шмальның илебезнең нефть, газ, химия тармагы үсешенә зур өлеш кертүенә басым ясады. "90 нчы еллар азагында, мин Хөкүмәттә эшләргә керешкәч, бу искиткеч кеше җитәкчелегендә бер төркем кешене кабул иттем. Алар илебезнең киләчәге, нефть, газ һәм нефть химиясе тармаклары үсеше турында сөйләделәр. Әгәр 25 елны бер кисемтә алсак, бу чорда безнең республика бик җитди юл үтте. Бу тулысынча газлаштыру да, эре нефть химиясе комплексларын төзү дә", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Генадия Шмальны "Советлар Союзында һәм бүгенге Россиядә зур эшләр башында торган  легендар кеше" дип атады. "Ул һәрвакыт бер адымга алданрак атлады. Аның тәкъдимнәре бик кыйммәтле, нефть сәнәгате өлкәсендәге белгечләр аңа колак сала», - диде ул.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе киңәшчесе Рәфкать Кантюков  та чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы 2003 елда беренчеләрдән булып Генадия Шмаль катнашында төзелгән «Уренгой-Помары-Ужгород» газүткәргече ярдәмендә тулысынча газлаштырылды, – диде ул. – Бүген безнең нефтьчеләр торбаүткәргечләр салуны һәм нефть һәм газны транспортлауны дәвам итә".

Генадий Шмаль үзенең җавап сүзендә республика парламентына аның китабын тәкъдир итүне оештырган өчен рәхмәт белдерде, карьерасының иң истә калган мизгелләре турында сөйләде, шулай ук бүген нефть-газ тармагы алдында торган төп сорауларга кагылды.

Генадий Шмаль күп еллар дәвамында Татарстан нефть-газ химиясе форумында даими катнашучы булып тора. Китап авторы үзе республиканың, шул исәптән төбәкнең нефть-газ сәнәгате һәм нефть химиясе комплексы өлкәсендәге «Татнефть» ГАҖнең эшен югары бәяләде.

 Генадий Шмаль Уренгой һәм Ямбург газ-конденсат ятмаларын төзекләндерүдә, Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргечләрен төзүдә, Уренгой-Үзәк, Ямбург-Тула, Уренгой-Сургут конденсаты һәм мотор ягулыгын стабильләштерү заводлары, Көнбатыш Себернең барлык газүткәргечләрендә компрессор станцияләре төзүдә турыдан-туры катнашкан. Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерү буенча хөкүмәт комиссиясе эшендә катнашкан.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International