Дәүләт Советында республикада Цифрлаштыру елына йомгак ясалды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 15:31

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның республикада Цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турында докладын тыңладылар.

Айрат Хәйруллин үзенең докладында билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда чыбыклы Интернетка тоташтырылган йортлар саны 24 мең абонентка арткан. Хәзер йорт хуҗалыкларының 79%ында чыбыклы юл бар. «Татарстан Идел буе федераль округында югары тизлекле интернеттан файдаланучылар саны буенча беренче урында тора», - дип билгеләп үтте ул.

2022 елда мобиль элемтә челтәрләрен үстерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд 600 миллион сум тәшкил иткән. 2022 елда бөтен Татарстан буенча 830 база станциясе төзелгән һәм яңартылган. «2023 елда шәһәр төзелеше үсешенең яңа зоналары 350 яңа база станциясе алачак һәм 750 станция яңартылачак», - диде Айрат Хәйруллин.

Татарстанда шулай ук мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа старт алган. Узган ел аз санлы 38 торак пункт беренче тапкыр 4G мобиль элемтәсеннән файдалану мөмкинлеге алган. Федераль автомобиль юлларында мобиль элемтә сыйфатын яхшырту эше дәвам итә.

Цифрлы платформалар турында сөйләгәндә, министр Татарстанның барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүен билгеләде. Чагыштыру өчен 2020 елда электрон рәвештә бары тик 27 хезмәт кенә мөмкин булган, ә бүген инде 319. Иң күп кулланылган хезмәтләрнең берсе балаларны беренче сыйныфка алу буенча гаризалар  бирү булган, аның буенча 32 меңнән артык гариза бирелгән.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, цифрлы мәгълүматларның куркынычсызлык мәсьәләләре шулай ук ведомство эшендә актив юнәлеш булып тора. Киберһөҗүмнәрне булдырмау үзәге үз вакытында 380 мең инцидентны ачыклаган һәм чагылдырган, бу 2021 елга караганда 10 тапкырга күбрәк.

Министр билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча тармакның тулаем кереме арткан. "Фараз 2022 ел нәтиҗәләре буенча - 150 млрд сум тәшкил итә, шул ук вакытта 2021 елда 116 млрд. сум булган. Тармакта барлыгы 3049 оешма эшли. 2022 елда IТ компанияләре саны 95 берәмлеккә артты», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Татарстанның цифрлы икътисадының төп драйверы  – IT-парк. «Бүген IT-парк - гомуми мәйданы 100 000 квадрат метрдан артык булган өч зур мәйданчык. Барлыгы IТ-паркларда 6000 эш урыны булдырылган, һәм без 2023 елда барлык резидентларның гомуми кереме 35 млрд. сум булыр дип уйлыйбыз.  Резидентлар саны 499 компаниягә җитте, – диде Айрат Хәйруллин. – Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-парк зур мәйданчык булды».

Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы тиешле карар кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International