СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды, ул Минзәлә шәһәрендә шул ук исемдәге паркта урнашкан. Тантаналы чара 2026 елның истәлекле датасына – Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләгеп каршылык күрсәтү төркеме оештырган күренекле татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Героеның тууына 120 ел тулуга багышлана.
21
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы «Кама беконы» ҖЧҖ, «Минзәлә Бройлер» терлек чалу цехы һәм «Хуҗамәт ремонт-механика заводы» АҖ эшләре белән танышты.
20
май, 2026 ел
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
20
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында семинар узды, анда Татарстан Республикасы законнары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү мәсьәләләре һәм әлеге процедураны үткәрүгә методологик алымнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ