Дәүләт Советы депутатлары бакчачылыкка дәүләт ярдәме системалы якын килүне таләп итә, дип саный

2023 елның 1 марты, чәршәмбе, 14:05

Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе коммерцияле булмаган бакчачылыкка дәүләт ярдәме буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл форматында киңәшмә үткәрде. Анда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Таһир Һадиев, депутат Мансур Гарифуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның,  контроль-күзәтчелек органнарының, муниципаль районнарның башкарма комитетларының һәм бакчачылык җәмгыятьләренең вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, бакчачылыкны үстерү мәсьәләләре йөзләгән мең татарстанлы өчен актуаль булып кала. "Татарстанда 1383 бакчачылык коммерцияле булмаган берләшмәсе исәпләнә, һәм аларның эшчәнлек мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итү дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең мөһим бурычы булып тора,  – диде ул. –  Чөнки бакчачылык җәмгыяте халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә җитди ярдәм итә. Бакчачылыкка дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ел саен 550 млн сум акча бүлеп бирелә, илнең башка төбәкләрендә мондый күләмдә дәүләт финанславы юк".

Парламентарий әйтүенчә, дәүләт тарафыннан бакчачыларга көчле ярдәм булуга карамастан, электр челтәрләрен һәм трансформаторларны алыштыру, юлларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, чүп-чар чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, бакчачыларны пассажирлар йөртүгә бәйле мәсьәләләр кала. Шулай ук хуҗасыз һәм ташландык участоклар өчен бакчачылык ширкәтләренең җаваплылыгын билгеләү, җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү кебек проблемаларны да хәл итәргә кирәк.

Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, бакчачылык берләшмәләре проблемалары турында сөйләгәндә, республика программасын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны катгый контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте. Ул берничә муниципаль районда "дача амнистиясе"өлешендәге законнар бозылуын,  ягъни җир кишәрлекләрен бушлай хосусыйлаштыру мөмкинлеге булуга камастан бакча хуҗаларыннан түләү тәлап итү мисалларын китерде.

Дәүләт Советының профильле комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Һадиев Санкт-Петербургның бакчачылыкны һәм бакчачылыкны үстерү идарәсенең эш тәҗрибәсе турында сөйләде һәм Татарстан Рәисенә республикада җирле бүлекчәләр белән тиешле орган булдыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. "Республика 400 меңнән артык граждан шөгыльләнә торган бакчачылыкка ярдәм итү өчен бик күп акча бүлеп бирә, – диде ул. – бакчачылык белән шөгыльләнүче 400 меңнән артык кеше шөгыльләнә.  Бу финанслар белән нәтиҗәле эш итәргә һәм аларны максатчан куллануны махсус хөкүмәт органы контрольдә тотарга тиеш. Бакчачылык ширкәтләре һәм берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар, дәүләт ярдәмен кулланучылар буларак, аның эшендә иҗтимагый совет буларак катнаша ала."

"Кама аръягы бакчалары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Волков һәм Алабуга бакчачылары җитәкчесе Әсхәт Мостафин Дәүләт Советы депутаты тәкъдимен хупладылар һәм бакчачылар өчен электр энергиясенә тарифларны киметү һәм хуҗаларның ташландык участоклар өчен җаваплылыгын арттыру өлешендә федераль законнарны камилләштерү кирәклегенә игътибар иттеләр.

Кайбер проблемалар буенча аңлатма һәм сорауларга җавапны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, "Татэнергосбыт" АҖ, "Газпром трансгаз Казан"ҖЧҖ вәкилләре бирде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International