Спорт корылмаларының мөмкинлекләреннән максималь файдаланырга кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе, 14:58

Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында  ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Делегатлар федерациянең 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм Татарстанда 2027 елга кадәр волейбол үсеше концепциясен кабул иттеләр. Форумда ТР Дәүләт Советы Рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт җәмәгатьчелеге алдына гамәлдәге спорт корылмаларының мөмкинлекләреннән файдалану бурычын куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин конференцияне ачып, халык арасында волейболның популярлашуын билгеләп үтте. "Узган елларда Волейбол федерациясе республикада иң яхшыларның берсе булды, бу сезнең - тренерларның, арбитрларның, һәвәскәр спортчыларның һәм профессиональ уенчыларның, Татарстанда волейбол тормышын оештыручыларның зур казанышы, – диде ул. – Без республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән ТР Спорт министрлыгы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлектә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алдык.

Волейбол федерациясенең 2022 елдагы эше турында иҗтимагый оешманың башкарма директоры Мансур Кәримов сөйләде. Үз чыгышында ул уңышлы тормышка ашырылган чараларны билгеләп үтте һәм эшчәнлекнең катлаулы юнәлешләрен анализлады. Доклачы мәктәп волейбол лигасын мөһим юнәлеш дип атады, аның уеннары 2018 елдан бирле уңышлы узып килә. Массакүләм ярышларның 170 мәктәптән 27 меңнән артык 5-11 сыйныф укучылары катнашында уникаль тәҗрибәсе тупланган. Беренче Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасы узган елның иң якты спорт вакыйгаларының берсе һәм Татарстан Волейбол федерациясе проектының логик үсеше булды. Уеннарда  илнең әйдәп баручы ун волейбол үзәгеннән урта белем бирү учреждениеләре укучылары – 60 меңнән артык бала катнашты. Республикада даими һәм системалы нигездә студентлар, ветераннар волейболы үсә, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ел саен турнирлар үткәрелә.

Федерация эшчәнлегендә проблемалы мәсьәләләр арасында Мансур Кәримов тренерларҗитмәвен һәм республика һәм зуррак масштаблы чараларда катнашу өчен командировкаларны финанслауның җитәрлек булмавын атады.

Федерациянең башкарма директоры шулай ук 2027 елга кадәр Татарстан Республикасында волейбол үсеше концепциясен тәкъдим итте.

Хисап мәгълүматларына аңлатма биреп, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республикада волейболны популярлаштыру буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. "Республикада волейболны массакүләм спорт төрләренең берсе буларак үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, – диде ул. –Һәр шәһәрдә, районда, барлык уку оешмаларында спорт заллары, мәйданчыклар бар, аларның мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Булган резервларны җәлеп итү – барлык муниципалитетларның, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның, шәһәр һәм район спорт һәм яшьләр бүлекләренең актуаль бурычы. Ә моның өчен бушлай спорт секцияләре, түгәрәкләр санын арттырырга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшен активлаштырырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: спорт белән шөгыльләнеп, волейбол уйнап һәм командада күнегүләр ясап яшьләр һәм балалар урамның һәм деструктив интернет-сайтларның тискәре йогынтысыннан ераклашачак".

Конференциядә федерациянең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Ляпунов ТР Волейбол федерациясе вице-президенты итеп сайланды. Чарада ТР Волейбол федерациясенең "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте белән хезмәттәшлеге турында Килешүгә кул куелды.

Форум тәмамлангач, республиканың кайбер волейбол хәрәкәте активистларына дәүләт, ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International