Депутатлар – округларда

2023 елның 3 марты, җомга, 13:14

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Парламентарийлар профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның йомгаклау коллегияләрендә, район һәм шәһәр советларының хисап сессияләрендә, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаштылар, шулай ук Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләрендә катнаштылар.

2 мартта Биектау районында «Гасырлар кайтавазы»Шәҗәрә фестивале ачылды. Конкурста катнашучылар һәм оештыручылар белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аралашты. 

Быел конкурска 14 гаилә катнашты. Беренче этапта катнашучылар үзләренең нәселе белән таныштырдылар, гаилә агачын тәкъдим иттеләр, гаиләнең һәр әгъзасы турында сөйләделәр, шулай ук буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләделәр.

2 мартта Казан шәһәренең Совет районы Сәйдәш мәдәни үзәгендә педагог һәм остаз елы ачылды. Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Депутат педагогларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 4нче интернат-мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генриетта Кобяковага Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Генриетта Лукинична –хезмәт ветераны, 65 елдан артык гомерен укытучылык эшенә багышлаган педагог.

1 мартта Казанда биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының хисап коллегиясе узды, аның эшендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев катнашты.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков ассызыклаганча, әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын саклау гарантияләренең берсе – аеруча саклаулы табигать территорияләрен булдыру. Бүген республиканың табигый-тыюлык фонды 193 аеруча саклаулы табигый территориядән тора. 2022 елда 2 табигать һәйкәле булдырылды.

Республикада 630 дан артык сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре аерым сак астында тора. Узган ел фәнни оешмалар тарафыннан биш районда тикшеренүләр уздырылган, алар барышында сирәк төрләрнең яңа яшәү урыннарын гына түгел, ә безнең төбәктә элек күрелмәгән «Кызыл китап»ка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне дә ачыклаганнар.

1 мартта Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәренең Идел буе районындагы «Хыял» тернәкләндерү үзәгендә булды, үзәк хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр белән аралашты. "Хыял" менталь кимчелекләр, ДЦП, аутизм, Даун синдромы булган балаларны кабул итә. Монда балаларның ата-аналары өчен махсус дәресләр дә уза. Депутат үзәктә тәрбияләнүчеләр кулы белән ясалган рәсемнәр һәм чүлмәкләр күргәзмәсен карады.

Шул ук көнне Ольга Воронова Анжела Вавилова исемендәге хосписта булды. Табибларны һәм хезмәткәрләрне, хосписта тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әниләрен якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. "Без барлык ханымнарның һәм кызларның күңелләрендә яктылык һәм шатлык булуын телибез, - дип басым ясады депутат, - Казанда хоспис паллиатив дәвалау белән шөгыльләнә. Аның бурычы – дәвалау гына түгел, ә газапларны җиңеләйтү, кечкенә пациентларга бирелгән вакытны ямьләндерү».

1 мартта Чирмешән районы мәдәният йортында Чирмешән, Нурлат һәм Лениногорск районнары мәдәният хезмәткәрләре өчен укыту семинары узды. «Мәдәни десант" та катнашучыларны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Районнар эше мисалларында очрашуда катнашучылар проект эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча белгечләрнең лекцияләре һәм мастер-класслары узды.

1 мартта Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов эш визиты белән Лаеш районында булды, анда «Үзебезнекеләргә ярдәм» иреклеләр хәрәкәте активистлары белән очрашты. Элегрәк волонтерлар депутат адресына хат юллаган, алар солдатлар өчен маскировка җитештерүне ничек җайга салулары, махсус операциядә катнашучы сугышчыларга үз ярдәмнәре турында сөйләгәннәр. Волонтерлар үтенече буенча Николай Атласов маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материалны сатып алып аларны Лаеш районының Столбище авылында урнашкан җитештерү цехына алып килгән.

28 февральдә Чүпрәле районы Советының хисап сессиясе узды, анда Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты. Муниципаль депутатлар районның 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе елга бурычлар билгеләделәр. Кыенлыкларга карамастан, ел йомгаклары буенча районның тулаем территориаль продукты 7,6 млрд. сумга бәяләнә, җибәрелгән продукция күләме 4 млрд. 650 млн. сум тәшкил иткән.

28 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка озак еллар суднолар төзүче инженер булып эшләгән Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кеше мөрәҗәгать иткән. 2000 елда «Хезмәт ветераны» исемен ала, ә 2016 елда пенсиягә чыга. Шул ук елны пенсионерга социаль түләүләр билгеләнә, алар ярты елдан соң алар туктатыла. Ир-ат депутатка бу мәсьәләне хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Камил Садриев мөрәҗәгатьне эшкә алды.

25 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова эш сәфәре белән Чирмешән районында булды, анда Ульяновск урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы белән очрашты. Очрашуда яшь белгечләрне авылга беркетү мәсьәләләре каралды. Җыенда поселокара юлларны ремонтлау, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру, авыл клубларына югары тизлекле интернет үткәрү буенча республика программасын эшләү кирәклеге мәсьәләләре күтәрелде.

24 февральдә Әлки район Советының XXI утырышы булды, анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга планнар турында фикер алыштылар.

21 февральдә Казанның 175нче мәктәбендә «Без – Россия гражданнары» дигән Парламент дәресе узды, анда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Дәрестә өлкән сыйныф укучылары Россия һәм Татарстан законнары, сайлау хокукы нигезләре турында фикер алыштылар. Дәрескә шулай ук Халыклар дуслыгы фестивале һәм милли ашлар күргәзмәсе багышланган иде. Һәр сыйныф милли ризыклар тәкъдим итте, укучылар милли киемнәрдә иде. Лилия Маврина балаларга актив гражданлык позициясе һәм парламент дәресендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны Дәүләт Советына экскурсиягә чакырды.

21 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Кукмара районыннан мобилизацияләнгән гражданның әбисе мөрәҗәгать итте. Алгы сызыкта сугышчы каты яралана һәм Мәскәүгә дәваланырга җибәрелә. Ханым оныгын дәвалауга гаиләдән күп акча тотыла, дип зарланган. Камил Садриев мәсьәләне  эшкә алды.

21 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Алабуга районында булды, анда Алабуга муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ел нәтиҗәләре буенча районның тулай территориаль продукты 105,9 млрд. сум тәшкил иткән. Әлеге структурада сәнәгать иң зур өлешне били – 69%. Алабуга районы республика районнары арасында җибәрелгән продукция күләме буенча тотрыклы рәвештә бишенче урынны саклый. Бу ел Алабуга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә уңышлы булды. Районда көн саен 85 тоннадан артык сөт савыла, 9 ай нәтиҗәләре буенча Алабуга районы савым сыерларының продуктлылыгы буенча республиканың иң яхшы ун районына керә.

20 февральдә Сарман район советының хисап утырышы узды, анда Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты. Эш сәфәре кысаларында Марат Һади улы 24 фатирлы яңа йортны ачу тантанасында катнашты, Сарман аграр көллиятендә һәм ремонттан соң яңартылган тулай торакта булды, шулай ук сайлаучылар белән очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International