«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2023 елның 6 марты, дүшәмбе, 13:52

Пәнҗешәмбе, 9 март көнне сәгать унда  республикада социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» телефон кайнар линиясе эшли башлаячак.

Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә татарстанлыларның мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәкләр.

Сораулар 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр 8(843) 236-00-71 һәм +7(939)345-37-50 (whatsapp аша) телефоннары буенча кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International