Профильле комитет утырышында республиканың хайваннар дөньясын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 14 марты, сишәмбе, 15:07

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың хайваннар дөньясын саклау чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар ТР Экология кодексына һәм азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карады.

Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Рәисе Федор Батков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада хайваннар дөньясы объектларына дәүләт кадастры һәм мониторинг алып барыла. Комитет тарафыннан географик таралу, хайваннарның саны, яшәү тирәлеге характеристикасы, аучылык җирләре (республикада алар 136), аучылар һәм башкалар турында белешмәләр җыела. Узган ел мониторингның күп кенә юнәлешләре цифрлаштырылган. Аерым алганда, мәгълүмати контроль системалар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең гамәли платформасы, контроль төрләренең бердәм реестры һ.б. кертелгән.

Федор Батков әйтүенчә, контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә төп акцент хокук бозуларны профилактикалауга ясала. Тикшерүләрне чикләүләргә карамастан, узган ел Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 730 күчмә тикшерү үткәрелгән, 662 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, 80нән артык җинаять эше кузгатылган.

Депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүмат игътибарга алынды.

Комитет утырышында шулай ук ТР Экология кодексының 135 статьясына (5 пунктка) үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Аны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Документ белән аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алуга гаризаларны һәркем файдалана алырлык аучылык җирләренә бирүне башлау сроклары билгеләнә. Бу вакыт аучылык ресурсларының тиешле төрләренә һәм төрләренә аучылык сезоны ачылуга кадәр 10 календарь көн тәшкил итә.

Моннан тыш, аучылар арасында аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү тәртибе төгәлләштерелә, шул исәптән җирәбә салу мәгълүмати системалар һәм электрон сервислар кулланып башкарыла.

Хәзерге вакытта шоба лототрон кулланып очраклы сайлап алу ысулы белән үткәрелә. Бу процедура халык алдында, аучылар һәм ММЧ катнашында үткәрелүгә карамастан, процессның үтә күренмәлелеге буенча сораулар барыбер кала. Федор Батков әйтүенчә, ел саен Дәүләт комитетына аучылардан 8 меңнән артык гариза керә, аларның 1 меңгә якыны дөрес булмаган рәсмиләштерү аркасында "кире кагыла". Гомумән алганда, бер рөхсәткә 52 гариза туры килә.

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, илнең кайбер төбәкләрендә эшләнгән һәм сыналган электрон система шобага салуда катнашуга гаризалар җыюны һәм эшкәртүне автоматлаштырырга һәм аны электрон рәвештә башкарырга мөмкинлек бирәчәк, ләкин аны гамәлгә кертү өчен республика законына үзгәрешләр кертергә кирәк. Гаризалар бирү электрон рәвештә узачак, шул ук вакытта система мөмкин булган хаталарны үзе күрсәтеп аларны төзәтергә тәкъдим итәчәк, ә мөрәҗәгать итүче документның барышын онлайн режимда күзәтә алачак.

Әлеге система, Федор Батков әйтүенчә, шул исәптән аучыларның кече хайваннар төрләренә (мәсәлән, байбак, барсук, суер) юлламалар бүлү буенча мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу квоталар күп функцияле үзәкләр аша турыдан-туры бүленә, рөхсәт бирү уйнату башланып берничә минуттан тәмамлана да.

Бүген парламентарий утырышта ТР Экология кодексына һәм азык-төлек иминлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, аны кабул итү зарурлыгы республика законнарын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү белән бәйле. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон белән Татарстан Республикасы башлыгының (Рәис) вәкаләтләре төгәлләштерелде. Шундый ук үзгәрешләр ТР Экология кодексына һәм азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы канунга да кертелә.

Бүген профиль комитеты әгъзалары "Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында" Федераль законның 37 статьясына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хупладылар. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, әзерләнгән закон проекты гаражлар урнашкан җир кишәрлекләренә гражданнарның хокукларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә. 

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International