Утырышта республиканың күрше төбәкләр белән чикләрен билгеләү мәсьәләләре каралды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе, 12:13

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда депутатлар контроль мәсьәләләр һәм кайбер закон проектларын карады.

Татарстанның күрше төбәкләр белән кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында мәгълүматны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте. Ул федераль хөкүмәт тарафыннан РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарына торак пунктлар чикләренең урнашу урынын, шулай ук 2020 елдан 2030 елга кадәр чорда РФ субъектлары арасындагы чикләрне тасвирлау буенча җир төзелеше эшләрен башкаруны тәэмин итү йөкләнгән  булуын әйтте.

Татарстанның РФнең 8 субъекты белән административ чикләре бар.  2006 елда төзелгән эшче төркем республика дәүләт хакимиятенең 22 органы вәкилләре составында республика чикләренең урнашу урынын билгеләү һәм күрше төбәкләр белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү буенча зур эш башкарды. 3,3 мең километрдан артык чик дәвамында 570 проблемалы участок булган. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә алар барысы да хәл ителгән.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук республиканың торак пунктларының чикләрен билгеләү эшенең барышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта 3119  торак пунктының 2165е Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Башкалар буенча эш ахырына якынлашып килә.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды һәм профильле министрлыкка һәм ТР пространство мәгълүматлары фондына әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

«Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин документның законны Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләренә туры китерүгә юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, закон проекты «Татарстан Республикасы суверенитеты» сүзләрен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге»нә алмаштыра.

"РФ Конституциясе буенча  суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердән-бер чыганагы – Россиянең күпмилләтле халкы, Россия шулардан  башка дәүләт суверенитетын күздә тотмый,  – дип хәбәр итте парламентарий. – РФ суверенитеты, РФ Конституциясе нигезендә, дәүләт хакимиятенең бердәм системасында булган, өстенлеге һәм бәйсезлеге булган ике дәрәҗәдәге суверен хакимият булуын юкка чыгара, ягъни республикаларның да, РФ башка субъектларының да суверенитетына юл куймый".

Комитет закон проектын хупларга һәм Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карарга киңәш итте.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты РФ Пенсия фондын үзгәртеп коруга һәм аңа берьюлы социаль иминият фондын да кертеп РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондын төзүгә бәйле рәвештә комитет утырышында каралды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International