Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады парламентның якындагы утырышында каралачак

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе, 15:09

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийларга ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елда балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады тәкъдим ителде. Моннан тыш, депутатлар бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта карау өчен әзерләнгән закон проектын тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Балалар омбудсмены доклады ел саен профильле комитет утырышында, ә аннары - парламент сессиясендә карала. Гадәттәгечә, вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән тыш, документта, гамәлдәге законнар белән гарантияләнгән бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшләр торышына бәйсез анализ һәм бәя бирелә.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, узган ел вәкаләтле вәкил аппаратына 1758 мөрәҗәгать килгән, тагын 900 мөрәҗәгать вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый  ярдәмчеләре адресына җибәрелгән. 358 мөрәҗәгать аерым контрольгә алынган, 53% ы уңай хәл ителгән, 42% очракта бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуда ярдәм күрсәтелгән, 53 гаиләгә психологик ярдәм тәкъдим ителгән, 18 гаилә аерылышудан соң балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча медиация процедурасын узган.

Беренче урынны гаиләдә катлаулы вәзгыять белән бәйле мөрәҗәгатьләр алып тора. «Мондый ситуациянең төп сәбәбе - гаилә иминлеге», - дип ассызыклады Ирина Волынец. Хәзерге вакытта республикада ведомствоара исәптә 1,3 меңнән артык гаилә исәпләнә, аларда 2,7 меңнән артык бала яши. 112 системасы буенча гына да узган елда гадәттән тыш хәлләр, балигъ булмаганнар катнашында бәхетсезлек очраклары, балаларны рәхимсез мөгамәлә итү һәм көчләү, җинаятьчеләрдән зыян күргән балигъ булмаганнар, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы гаилә иминлеге проблемалары турында 15 меңнән артык хәбәр килгән. Вәкаләтле вәкил тарафыннан 381 сигнал картасы формалаштырылган.

Ата-аналар аерылышканнан соң балаларны алга таба тәрбияләү мәсьәләсе дә кискен кала. "Гаилә - төп кыйммәт", - дип саный Ирина Волынец һәм аерылышуны булдырмау һәм гаиләне саклау өчен медиация процедурасын активрак кулланырга тәкъдим итә. "Проблеманы хәл итүгә медиатор кушылгач, 30% очрак уңай хәл ителә, бездә мондый статистика бар", - диде ул.

580 нән артык гаилә ата-аналар тарафыннан алкоголь эчемлекләр куллану сәбәпле ведомствоара исәпкә куелган. Ата-аналарны әлеге начар гадәттән араларга һәм гаиләне саклап калырга республикада инде 8 ел эшләүче "Аеклык ноктасы" проекты булдырылган. 2015 елдан 436 ата-ана, программада катнашучыларның 81% аны уңышлы төгәлләгән, 700дән артык бала үз гаиләсендә калган.

Гомумән алганда, узган елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан 20 проект гамәлгә ашырылган, шуларның 7се - беренче тапкыр ("Менталь сәламәтлек", "Балачакны яклау өчен медиация", "Аңлы ата-аналар мәктәбе" һәм башкалар).

2022 елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына кергән һәр бишенче мөрәҗәгать мәгариф өлкәсе белән бәйле. Бу балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар белән тәэмин итү, гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем бирү шартлары һ.б. Бүген депутатлар һәм комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары ике сменалы укыту мәсьәләсен күтәрделәр. Республикада ел саен күп мәктәпләр төзелүгә карамастан, проблема актуаль булып кала бирә. "Балалар туа тора – бу бик яхшы, ә без мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше белән өлгермибез – бу бик начар", - дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Ирина Волынец гаиләдә белем алу формасында белем алучы балалар саны арту фактына аерым игътибар юнәлтте. Узган ел республикада 2 меңнән артык бала гаиләдә белем алган. Балаларны гаиләдә укытуга күчерүнең төп сәбәпләре арасында ата-аналар барыннан да ешрак стрессны һәм мәктәптә балага каныгу очракларын атыйлар.

Былтыр мәктәп яшендәге 252 бала гомуми белем бирү учреждениеләрендә укымаган. Бу нигездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм менталь хокук бозулар булган балалар.

Бүген Комитет утырышында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, баланы аның сәламәтлегенә, әхлакый һәм  рухи үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан, баланы традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне, яисә өстенлекләрне пропагандалый йә күрсәтә торган мәгълүматтан, педофилияне пропагандалый торган мәгълүматтан һәм балаларда җенесне алмаштыру теләге уятырга сәләтле мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәү тәкъдим ителә. Моннан тыш, закон проекты белән балалар өчен социаль инфраструктура объектларын билгеләү, бетерү яки реконструкцияләү тәртибе төгәлләштерелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International