Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы ачылды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 10:11

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышы ачылды. Президиум сессия каравына 25 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән республика законнарының 16 проектын һәм 4 федераль закон проектын.

Утырышның көн тәртибенең төп өлешен федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү максатларында эшләнгән закон проектлары тәшкил итә. Аерым алганда, беренче укылышка ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук дәүләт граждан хезмәте турында, дәүләт символлары турында, Дәүләт Советы депутаты статусы турында, республиканың аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында республика законнары әзерләнгән.

Моннан тыш, парламентның кырык икенче утырышында беренче укылышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, матди булмаган мәдәни мирас, азык-төлек куркынычсызлыгы турында республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары, шулай ук Экология кодексына һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Икенче укылышка Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм аларның экспертизасы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Кырык икенче утырышның көн тәртибенә «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы кертелә. Документ балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозулар санын, шул исәптән кабат хокук бозулар санын киметү максатларында әзерләнгән.

Кырык икенче утырышта депутатлар шулай ук 2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын, Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тыңлаячак.

Көн тәртибен тикшерү барышында Дәүләт Советы депутатлары өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык икенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 32 мәсьәлә кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.«2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында» Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

3.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 405-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 395-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5.«Татарстан Республикасы аерым закон актларының үз көчен югалтуын тану турында» 402-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6.«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 131 һәм 21 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 401-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.«Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 400-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законының 104 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 412-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9.«Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 404-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10.«Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында булган мәҗбүри таләпләрне билгеләү һәм аларны куллануны бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 391-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

11.«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 397-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12.«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына һәм «Татарстан Республикасы территориясендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында» Татарстан Республикасы Законының             2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 406-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13.«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 408-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14.«Татарстан Республикасы Экология кодексының 1355 статьясына үзгәреш кертү турында» 398-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15.«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм Татарстан Республикасы Экология кодексының 2 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 409-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16.«Татарстан Республикасы Экология кодексына һәм «Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 407-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17.«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 399-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.«Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 411-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19.«Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 403-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20.«Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
410-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21.«Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

22.Сирәк (орфан) авырулардан интегүче затларны дарулар белән тәэмин итү тәртибе турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате хакында.

23.Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле турында.

24.Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады.

25.Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

26.«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 288225-8 номерлы федераль закон проекты турында (коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны камилләштерү өлешендә).

27.«Россия Федерациясе Конституция Суды турында» Федераль конституциячел законның 18 статьясына үзгәреш кертү хакында»
293645-8 номерлы федераль конституциячел закон проекты турында (федераль законнарда кулланыла торган төшенчәләрне унификацияләү өлешендә).

28.«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»
293721-8 номерлы федераль закон проекты турында (балалар белән эшләү һәм яшьләр хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне төгәлләштерү өлешендә).

29.«Россия Федерациясе Җир кодексының 3911 статьясына үзгәреш кертү турында» 287036-8 номерлы федераль закон проекты хакында» (җир кишәрлеге бирүдән баш тартуның өстәмә нигезләрен билгеләү өлешендә).

30.«Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законның 37 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 286758-8 номерлы федераль закон проекты турында» (гражданнарның гаражлар урнашкан җир кишәрлекләренә хокук алу мәсьәләләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).

31.«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 222349-8 номерлы федераль закон проекты турында (өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокукы булган барлык затларга ана (гаилә) капиталы акчаларын тупланма пенсия булдыруга җибәрү хокукын бирү хакында).

32.Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International