КПРФ фракциясе депутатлары кырык икенче утырышның көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 09:40

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык икенче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

Дәүләт Советының кырык икенче утырышы каравына кертелгән мәсьәләләрнең күпчелеген  коммунист депутатлар хуплый. Утырышта фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясенең ике белдерүен яңгыратырга планлаштыра.

Фракция утырышында бакчачылык коммерциячел булмаган берләшмәләргә дәүләт ярдәме турында түгәрәк өстәл нәтиҗәләре, шулай ук  Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатларының төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге һәм ТКХ өлкәсендәге проблемалар турында семинар-киңәшмәләр әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International