Эшмәкәрләр өчен аренда мөлкәте өчен түләүне кичектереп тору срогы төгәлләштерелә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 11:24

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Документ белән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары республика милкендә булган мөлкәтне сатып алуга өстенлекле хокукны гамәлгә ашырганда  сатып ала торган арендалана торган күчемсез мөлкәт өчен сигез ел һәм күчемле мөлкәт өчен өч ел түләүне кичектереп тору срогы  билгеләнә. Әлеге үзгәреш элек төзелгән сату-алу килешүләреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә дә кагылачак.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты профильле комитет утырышында хупланган. Төзәтмәләр кертү срогы бу елның 1 апреленә кадәр билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International