Фәрит Мөхәммәтшин фронт яны шәһәрләрендәге тормыш турында фотокүргәзмәне карады

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 12:11

Бүген Дәүләт Советында Михаил Захаровның Луганск Халык Республикасының фронт яны шәһәрләрендә кешеләрнең ничек яшәүләре турында сөйләгән «Да все нормально у нас…»  фотокүргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә экспозициясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре танышты.

2022 елның сентябрендә Татарстан Лисичанский шәһәрен шефлыкка алды. Февральдә волонтерлар белән бергә ЛХР да "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Светлана Белова һәм агентлыкның фотографы Михаил Захаров та булып кайттылар. Фотокамераның объективына урамнар һәм йортлар тарихлары, махсус хәрби операция чорында регионның тормышы эләккән. Хезмәттәшләренең авторлык эшләре турында “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы командасына, шулай ук фотолар авторы Михаил Захаровка кыюлыгы һәм тарихи сурәтләрне күрү мөмкинлеген тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

“Фотоларда кешеләрнең нинди шартларда яшәве чагыла, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Бу фотосурәтләрне күпләр күрергә, безнең ил һәм Донбассның рус телле халкы өстендә нинди куркыныч эленеп торуы турында җитди уйланырга тиеш".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International