Депутатлар – округларда

2023 елның 24 марты, җомга, 11:04

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Парламентарийлар Россиядә Педагог һәм остаз елына, шулай ук Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чараларда катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр.

22 мартта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Алтай Республикасы делегациясе белән очрашуда катнашты. ТР Муниципаль берәмлекләре Советына узган очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Алтай Республикасы муниципаль берәмлекләр советы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

21 мартта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев республика Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы халкы депутатка торак пунктларда суүткәргеч уздыруны сорап мөрәҗәгать итте. Камил Садриев әлеге мөрәҗәгатьне контрольгә алды.

20 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татар һәм рус телләрендә кануннар текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова коммерциячел булмаган оешмаларга грант ярдәменә багышланган "Татмедиа" АҖ уздырган матбугат конференциясендә катнашты. 1 марттан 31 мартка кадәр республикада субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс заявкалары җыела. Татарстан территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы барлык коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. «Быел ул бишенче мәртәбә уздырыла. Бу вакыт эчендә грантларга республиканың барлык муниципаль районнарыннан 437 коммерциячел булмаган оешма ия булды», - дип билгеләп үтте депутат.

18 март көнне С.Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында Казанда «Мир вокруг нас» юбилей фотокүргәзмәсе ачылды. Ул «Казан» халык фотостудиясе төзелүнең 60 еллыгына багышланган. Кунакларны һәм тантанада катнашучыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.

18 март көнне "Азино" балалар иҗат үзәгендә, "Ныклы гаилә" партия проекты кысаларында, Казан шәһәренең мактаулы гражданины Альберт Камалеев кубогына "Шахматчылар гаиләсе" район турниры узды. Турнирда 14 команда катнашты. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин котлады.

17 мартта Чистай район мәдәният йорты базасында Чистай, Әлки һәм Яңа Чишмә районнары мәдәният хезмәткәрләре өчен икенче тапкыр  күчмә уку семинары узды. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән “Мәдәни десант”та катнашучыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Эш барышында лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрелде, катнашучылар хисап эшчәнлеге, Пушкин картасы буенча тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.

Шул ук көнне Людмила Рыбакова Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында педагоглар белән очрашты, шулай ук Чистай дәүләт тарих-архитектура музеенда һәм әдәби музей-тыюлыкта булды. Музей җитәкчелеге белән очрашуда  "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

16 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Парламентарийга "кара риелторлар" гамәлләреннән зыян күргән Казан кешесе мөрәҗәгать итте. Бу һәм башка мәсьәләләрне депутат эшкә алды. Аларны хәл итүгә республиканың профильле ведомстволары җәлеп ителәчәк.

16 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогын ачу тантанасында катнашты. Алабугада узган ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 280 спортчы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International