СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2025 ел
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 18 апрельдә Дәүләт Советының тугызынчы утырышында каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итәр дип планлаштырыла.
11
апрель, 2025 ел
9 майда Казанда узачак Җиңү Парадында Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи автомашиналар катнашачак. Бүген «Авторетроклуб-21» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узган гомуми җыелышта шундый карар кабул итте. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
11
апрель, 2025 ел
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIX Россия венчур форумын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, компанияләр һәм әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре венчур индустриясенең һәм туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре турында фикер алыштылар. Форум эшендә 5 меңнән артык кеше катнашты, 180нән артык стартап тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
11
апрель, 2025 ел
Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Тугыз зур фура төзелеш материаллары, гигиена әйберләре һәм балалар ризыгы, көнкүреш техникасы, бәрәңге һәм эчә торган су алып бара. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы – 150 тонна. Бу гуманитар колоннаның 30 нчы тапкыр җибәрелүе, чираттагы гуманитар акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Йөкләрне «Бәхетле» складыннан төяп җибәрделәр. Волонтерлар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ