Дәүләт Советына Казанның 175 нче гимназиясе укучылары һәм педагоглары килде

2023 елның 24 марты, җомга, 16:18

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе укучылары килде. Мәктәп укучылары һәм педагоглар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.

Очрашу башланыр алдыннан укучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Балалар утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, матбугат үзәгендә, китапханәдә һәм уникаль тарихи документлар тупланган Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

Лилия Маврина республика дәүләт хакимиятенең югары вәкиллекле, закон чыгару органы эшчәнлеге, республика парламентының көндәлек закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, сайлау округларында парламентарийларның эше һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында сөйләде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International