СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Марат Әхмәтов: «Шәһәр яны районнарында туган телне һәм мәдәниятне саклау катлаулырак, әмма бу кирәк»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Питрәч районында булды. Марат Әхмәтов «М-7 Шәле» индустриаль паркы администрациясе һәм резидентлары белән аралашты, шулай ук районның укыту республика халыкларының туган телләрендә алып барыла торган гомуми белем бирү мәктәпләре эше белән танышты.
8
апрель, 2026 ел
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы 15 апрельдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән алты республика законы проектын, бер федераль закон проектын һәм өч закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
8
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга республика парламенты депутаты таныклыгы һәм значок тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ