Дәүләт Советы командасы шахмат буенча ярышларда беренче урынны яулады

2023 елның 27 марты, дүшәмбе, 10:05

Дәүләт Советы командасы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларда беренче урынны алды.

Ярышлар 25-26 март көннәрендә шахмат, шашка һәм го буенча Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Турнирда ТР Рәисе администрациясеннән, ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм ТР буенча федераль ведомстволарның территориаль идарәләреннән 19 команда катнашты.

Гомумкоманда зачетында 1 урынны ТР Дәүләт Советы командасы, 2 урынны – ТР Рәисе администрациясе командасы, 3 урынны– ТР Министрлар Кабинеты Аппараты алды.

Республика парламенты командасы составында Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Регина Әхмәтгәрәева, Вячеслав Захаров, Гөлназ Исмәгыйлева һәм Илдар Садыйков уйнады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International