Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе проектлары координаторлары белән очрашты

2023 елның 31 марты, җомга, 12:32

Бүген Дәүләт Советында партия проектларын гамәлгә ашыру буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Федераль һәм региональ партпроектларның иҗтимагый советлары координаторлары һәм рәисләре белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

"Бердәм Россия» дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны, шулай ук партия үзе башлап җибәргән партпроектларны гамәлгә ашыруга зур әһәмият бирә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. - Мондый эш - территорияләрнең көнүзәк проблемаларын хәл итү, сайлаучыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен республиканың муниципалитетларына, шәһәрләренә һәм районнарына өстәмә акча җәлеп итүнең уникаль мөмкинлеге".

Парламент башлыгы әлеге эшне активлаштырырга, партия активы, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары тырышлыкларын берләштерергә чакырды. "Республикада бер генә проектта да катнашмаган муниципалитетлар бар", - дип зарланды ул.

Партия проектлары республикада 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла, күп очракта алар «авырту нокталарында» булдырылган һәм гомумән гражданнарның депутатларга мөрәҗәгатьләре тематикасын һәм сайлаучыларның наказларын исәпкә ала. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партпроектлар 2,5 миллионнан артык сайлаучы тәкъдимен берләштергән «Халык программасы» белән «бәйләнештә» эшли.  

Хәзерге вакытта Россиядә 24 федераль партия проекты гамәлгә ашырыла, һәм Татарстан аларның барысында да катнаша. Соңгы вакытта партия проектларын гамәлгә ашыру тенденциясе − федераль башкарма хакимият органнары белән тыгыз бәйләнеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Күп кенә федераль партия проектларының иҗтимагый советлары рәисләре итеп профильле федераль министрлар билгеләнде. Проект эшенә төрле дәрәҗәләрдә төбәкләрнең югары вазифалы кешеләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары җәлеп ителгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «шәһәр мохите» федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе булып тора. 

Башкарма хакимият органнары белән шундый ук системалы эш республикада да төзелергә тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. "Бүген партпроектларга беркетелгән башкарма хакимият органнары белән бергә эшне системалаштыру бик мөһим, - дип ассызыклады ул, - безнең бурыч – тыгыз элемтәдә эшләү».

Проект эше кысаларында якын арада берничә чара планлаштырылган. Әйтик, 27 апрельдә «Җиңү диктанты» - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Халыкара тарихи диктант быел бишенче тапкыр узачак.

«Чиста ил» проекты кысаларында, шул исәптән, традицион өмәләр дә узачак. Парламент башлыгы фикеренчә, республиканы кыштан соң тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирергә, өмәләргә партия активын һәм битараф булмаган татарстанлыларны максималь җәлеп итәргә кирәк.

Республикада федераль партия проектларын гамәлгә ашыру турында Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова сөйләде. "Партия проектлары турыдан - туры кешеләрнең тормыш сыйфаты белән бәйле, «халык программасын» гамәлгә ашыру коралы булып тора, - дип билгеләп үтте ул, - гражданнар соравы буенча проектлар саны арта. Аерым алганда, «халык программасына» колледжларны һәм техникумнарны капиталь ремонтлау проекты керәчәк, якын арада уңышлы гамәлгә ашырыла торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы мәктәп яны территориясен төзекләндерүне үз эченә алырга тиеш, «Земский работник культуры» программасын башлап җибәрү буенча тәкъдимнәр бар.

Римма Ратникова башкарма хакимият органнары кураторларыннан тыш, партпроектларга урыннарда координаторларны беркетергә тәкъдим итте.    

«Тарихи хәтер» партпроектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында проектның төбәк координаторы, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. Шулай ук утырышта «эшмәкәрлек» (координаторы – Максим Топилин), «Хайваннар дөньясын саклау» (координаторы – Искәндәр Ганиятуллин), «Бердәм Россия белән карьерам» (координаторы – Ольга Павлова), «Кече Ватан мәдәнияте» (координаторы – Людмила Рыбакова) партпроектларын тормышка ашыруга йомгак ясалды.

Утырышны тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин республикада партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен аерым партия контроленә алырга кирәклеген ассызыклады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International