Фәрит Мөхәммәтшин: "Икътисадның күп тармакларының эше предприятиеләрнең энергия нәтиҗәлелегенә бәйле»

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе, 18:26

Бүген Казанда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышы узды. Чара «Казан Экспо» да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Аның эшендә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин республикада икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү һәм импортны алмаштыру буенча зур эшләр алып барылуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы вице - премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үз чыгышында хәбәр итүенчә, 2022 елда республика буенча электр энергиясен куллану 33 млрд килоВаттсәгать тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 3,5% ка югарырак. Электр энергиясе җитештерү, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып санаганда, бер ел эчендә 4,7% ка үскән һәм 28 млрд килоВаттсәгать тәшкил иткән.

"Электр энергиясе җитештерү үсеше темплары кулланудан артып китүгә карамастан, 5 млрд килоВаттсәгать чамасы конкурентлыкка сәләтле электр энергиясе дефициты саклана. Бүген ул бердәм ил электр челтәреннән агымнар хисабына тулылана", - диде министр.

Беренчел бурычлар сыйфатында Олег Коробченко энергия системасының җитештерү объектларын алга таба модернизацияләүне һәм яңа куәтләр кертүне, интеллектуаль исәп системаларын кертүне, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне билгеләде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ТР икътисадының күп тармакларының эше энергия нәтиҗәлелегенә бәйле. "Энергетика социаль характерда да, безнең республика халкының тормыш-көнкүреше белән турыдан-туры бәйле", – дип басым ясады парламент башлыгы.

Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин Татарстанга республикада энергетикага карата игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Бүген, дөнья энергия аренасында күп санлы проблемалар белән очрашканда, энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бу темага зур игътибар бирелә, әмма бу сорауларга игътибар тагын да артырга тиеш», – диде Павел Сорокин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International