Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашты

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе, 18:26

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Денис Бакиев җитәкчелегендә килгән делегация белән очрашты.

Составында  парламентның Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә һәм регламент мәсьәләләре буенча комитет рәисе Владимир Паков, Шәһәр төзелеше үсеше, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Василий Суханов, Түбән Новгород өлкәсе шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм агломерацияләрне үстерү министры урынбасары Иван Каргин, шулай ук Закон чыгару Җыелышы аппараты хезмәткәрләре булган  Түбән Новгород өлкәсе делегациясе Казанда эш сәфәрендә. Визитның төп максаты – түләүсез юридик ярдәм оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру.

"Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасында  партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, коллегаларын республика парламенты исеменнән сәламләп, - Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне уртаклашабыз".

Дәүләт Советы Рәисе республика парламенты структурасы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль - икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. "2022 ел шактый катлаулы булуга карамастан, без бюджетның тотрыклылыгын һәм аның баланслылыгын тәэмин итә алдык, социаль йөкләмәләрне тулысынча үти алдык, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калды".

Мәсәлән, 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 3,8 трлн тәшкил иткән. Узган ел рекордлы күләмдә 3 млн.кв. метрдан артык торак тапшырылган, 7 180 укучыга исәпләнгән тугыз мәктәп төзелгән, 264 мәгариф объекты капиталь ремонтланган, 1 212 ишегалды һәм башка күп кенә объектлар яңартылган.

Очрашуда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Татарстан, Россия Федерациясенең 9 субъекты белән беррәттән, Бердәм дәүләт хокукый мәгърифәт порталына тоташу һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча пилот төбәкләр арасына керде. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. "350 меңләп татарстанлы түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы. Портал электрон рәвештә хокукый ярдәм алырга, хокукый документлар һәм яңалыклар белән танышырга, бушлай юридик ярдәм алуның оперативлыгын, ачыклыгын, сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Түбән Новгород өлкәсе күптәннән Татарстан Республикасының дусты һәм партнеры булып тора, - дип билгеләп үтте Денис Бакиев, - Татарстанда һәрвакыт икътисад өлкәсендә дә, шул исәптән IT-технологияләрдә дә, законнар чыгару өлкәсендә дә өйрәнерлек нәрсәләр бар. Без монда бушлай юридик ярдәм күрсәтү программасының ничек эшләвен күрдек һәм Түбән Новгород төбәгендә тагын бер эшлекле очрашу уздырырга килештек".

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламентының профильле комитетлары рәисләре Александр Тыгин, Альберт Хәбибуллин, Шакир Яһудин һәм Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород өлкәсе делегациясе әгъзалары шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, "Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл"  полилингваль белем бирү комплексында булдылар. Түбән Новгород делегациясе программасында – республиканың профильле министрлыклары вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышу.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International