Артур Габделҗанов «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең эш планнары турында сөйләде

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе, 16:59

Бүген ТР Дәүләт Советында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең эшчәнлек юнәлешләре һәм алдагы чорга планнар турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов җавап бирде.

Артур Габделҗанов “Татарстан - яңа гасыр” депутат төркеменең 2019 елның 20 сентябрендә оешуын искәртте. Аның составына бер мандатлы округлар буенча сайланган сигез депутат керә. Узган ел «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме 35 җыелыш уздырган, шул исәптән 3 күчмә җыелыш. Парламент эшчәнлегенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге максатларында «Татарстан - яңа гасыр» төркеме утырышлары Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе белән берлектә уздырыла.

Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, депутат төркеме әгъзалары аерым игътибарны гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә бирәләр. "Узган ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан - яңа гасыр» депутатлары тарафыннан 2680 мөрәҗәгать каралган, шул исәптән дистанцион форматта да. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылды, – дип билгеләде депутат. – Гражданнар белән без республика Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә дә, муниципаль районнарда да очрашабыз».

Моннан тыш, депутат берләшмәсе эшендә гражданнарны патриотик тәрбияләү, туризмны үстерү, шул исәптән экологик, авыл һәм сәнәгать, импортны алыштыру, кайбер социаль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бар.

Алдагы чорга планнар турында сөйләгәндә, Артур Габделҗанов киләсе атнада «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме Алабугага күчмә утырыш уздыруны планлаштыра, анда импортны алыштыру мәсьәләләре каралачак, дип белдерде. «Без Татарстанның сәнәгать предприятиеләре мисалында технологик җиһазлар һәм чимал импортын ничек алмаштырылуын ачык өйрәнергә планлаштырабыз», – диде депутат.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International