Депутатлар – округларда

2023 елның 7 апреле, җомга, 14:43

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында социаль объектларда булдылар, спорт һәм мәдәни чараларны ачуда катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

6 апрельдә Нурлат шәһәрендә «Тулпар» спорт сараенда егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ачылды. Спортчыларны һәм җанатарларны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев сәламләде. Ярышларда республиканың 12 районыннан 150 дән артык спортчы катнашты.

4 апрель көнне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Әгерҗе районында булды, анда ул Пеләмеш авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт барышы белән танышты, шулай ук авыл клубын карады һәм мәдәният хезмәткәрләре белән аралашты. Шул ук көнне депутат мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәмен оештыру буенча  киңәшмәдә катнашты.

4 апрель көнне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Нурлат халкы дару препаратлары белән тәэмин итүгә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләүгә, пенсияләр күләменә, яман шеш авыруларына юл түләүләрен кайтаруга һәм башкаларга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.  Барлык сораулар да эшкә алынды.

4 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга интернат-йортында булды, учреждение хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр белән аралашты. Депутат шулай ук иганәчелек ярдәмен дә күрсәтте,  эчә торган су куллерлары бүләк итте.

4 апрельдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов Чаллы шәһәрендә сайлаучылар белән очрашу үткәрде.

31 мартта Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгында «Сергей Рахманинов: «Мин - рус композиторы» дигән күргәзмә ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Күргәзмәдә композиторның өйрәнчек эшләре, авторлык кулъязмалары,  таныш һәм аз билгеле әсәрләр белән дә танышырга мөмкин.

31 март көнне Казан Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә "Бизнес игелек кыла - 2023" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс лауреатларын Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова тәбрикләде. Депутат билгеләп үткәнчә, конкурс быел беренче тапкыр уздырылган, һәм хәзер даими нигездә үткәреләчәк. Конкурс корпоратив волонтерларның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, аларны гомумиләштерү һәм Татарстанда тарату, хәйрия акцияләрен пропагандалау максатларында уздырыла.

29 мартта районның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда ул авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча район активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм яшь кадрларны авылда калдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International