Марат Әхмәтов Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев белән очрашты

2023 елның 7 апреле, җомга, 14:58

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев белән очрашты. Очрашу барышында илнең бердәм хокукый кыры кысаларында төбәк кануннарын чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сергей Кабышев Татарстанда эш сәфәрендә, анда ул алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә программасы буенча эшли. Киңәшмә кичә Чаллы ИТ-паркында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашында узды.

Сәфәр кысаларында Сергей Кабышев бүген республиканың югары белем бирү учреждениеләре белән танышты, Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Казан дәүләт энергетика университетында булды, анда ул югары уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары белән очрашты.

Дәүләт Советында узган очрашуда шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International