Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте эше турында хисап каралды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе, 16:41

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисап хакында фикер алыша башладылар. Һәр комитет үзенең профильле юнәлешләре буенча Татарстан Рәисе тарафыннан парламентка кертелгән документны карый. Бүген документ Социаль сәясәт комитеты утырышында тәкъдим ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, геосәяси факторлар белән бәйле югары билгесезлек шартларында 2022 ел ил өчен җитди сынау булды.  "Моңарчы күрелмәгән санкцияләр Татарстан Республикасы икътисады үсешенә зур йогынты ясады, – дип белдерде Олег Пелевин. – Тышкы сәүдә эшчәнлеген чикләү һәм транспорт блокадасы экспорт-импорт операцияләрендә чагыла, технологик чикләүләр инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, нефтькә бәяләрнең һәм рубль курсының тотрыксызлыгы эшлекле активлыкка йогынты ясый".

Шуңа да карамастан, күрсәткечләр саклап калынган, ә кайбер өлкәләр буенча 2021 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан да.  Әйтик, 2022 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,8 трлн. сумнан артык тәшкил иткән,  рекордлы санда торак тапшырылган  - 3 млн. кв. метрдан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 млрд. сум тәшкил иткән, Татарстан сөт җитештерү буенча ил төбәкләре арасында беренче урынны алган.

Социаль күрсәткечләр һәм хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять турында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау урынбасары Наталья Бутаева сөйләде. Республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, 2022 елда 52 мең сум тәшкил иткән һәм 2021 елга карый 15,9 %ка арткан. Уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урынны алып тора.

Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшсезлек түбән дәрәҗәдә. 2023 елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәкләрендә эшсезлек буенча хисапта 7,5 мең кеше тора. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республиканың эш көчләре саныннан 0,37 % тәшкил итә (2022 елның 1 гыйнварына - 0,56 %).

Автомобиль һәм троллейбус йөртүче, кондуктор, пешекче, электрогаз белән эретеп ябыштыручы, механик җыю эшләре слесаре, слесарь-ремонтчы, йөк төяүче, конвейер линиясе операторы, арматурчы, инженер, урам җыештыручы, тегүче, токарь һөнәрләренә сорау аеруча зур.

2022 елда халыкка дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү дәвам иткән. Татарстанда 1 млн. 29 мең кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән.

2022 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгыш ясады. Ел нәтиҗәләре буенча гомер озынлыгы 74,5 ел тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында 11 нче урында һәм Идел буе федераль округы субъектлары арасында 1 нче урында тора.

2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 4 324,8 млн. сум акча җибәрелгән, шул исәптән федераль бюджеттан - 3 229,4 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 1 095,4 млн. сум.

“Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты кысаларында 32 сәламәтлек саклау объекты төзелгән, 15 объектка капиталь ремонт ясалган, 2 835 берәмлек медицина җиһазлары, шул исәптән компьютер томографлары, флюорографлар, маммографлар, стационар рентген-аппаратлар сатып алынган.

Утырышка йомгак ясап, комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, бүген чыгышлар барышында яңгыраган күп кенә темалар һәм мәсьәләләр, комитет әгъзалары һәм  эксперт җәмгыяте вәкилләре тарафыннан ел дәвамында карала, шулай ук республика бюджетын формалаштырганда контрольдә тотыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап нәтиҗәләре буенча Социаль сәясәт комитеты тиешле карар кабул итте, шулай ук әлеге мәсьәләне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International