Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе, 12:42

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, контроль мәсьәләләрне карадылар.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет ТР суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карады.

Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураларны хупладылар һәм ТР Дәүләт Советына җәмәгать судьялары итеп вәкаләтләр срогын чикләмичә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә карар кылдылар: Айдар Сөләйманов (Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогы), Камил Әхмәди (Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 1 нче суд участогы), Евгения Грицкова (Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 10 нчы суд участогы), Роман Анисимов (Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы).

Контроль мәсьәлә кысаларында профильле комитет әгъзалары Татарстан Республикасында 2022 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваның докладын тыңладылар. «Республиканың Иҗтимагый палатасы ел саен Дәүләт Советына граждан җәмгыяте институтларының торышы турында доклад җибәрә. Карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә комачаулый торган сәбәпләрне бетерү чараларын күрә, - дип аңлатты Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.

Бу мәсьәлә буенча депутатлар тиешле карар кабул итте. Профильле комитет әгъзалары республика Иҗтимагый палатасына дәүләт тарафыннан кабул ителә торган социаль һәм икътисадый ярдәм чараларын мәгълүмати озата бару өлешендә муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлекне көчәйтергә, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу, мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру, яшь буынны патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашырга, шулай ук әлеге юнәлешләрне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы» эшләргә тәкъдим иттеләр. ТР Икътисад министрлыгына ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә коммерцияле булмаган оешмаларның илкүләм проектларны, программаларны гамәлгә ашыруда катнашуын анализларга кушылды.

Бүген утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, тиешле төзәтмәләр Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә кертелә. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасы турында тәкъдимен килештерү, депутат мөрәҗәгате тәртибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләр турында, шул исәптән Дәүләт Советы тарафыннан куелган йөкләр буенча да, хисапны карау тәртибе аныклана.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады. Дәүләт хакимияте башкарма органнары эше турындагы документны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына агымдагы елның 7 апрелендә кертелде. Документта республиканың социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат бирелгән. Айрат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының профильле комитетларыннан һәм депутат фракцияләреннән 36 мәсьәлә кергән. Республика Хөкүмәте эшчәнлеге турында тулырак хисап парламентның якындагы утырышында каралачак.

Утырышта шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының  II кварталга эш планы расланды, шулай ук кайбер федераль закон проектлары хупланды.

Аерым алганда, «Ветераннар турында «Федераль законның 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» гы закон проекты белән 2014 елның 12 маеннан Донецк һәм Луганск халык республикалары Кораллы Көчләре составында Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларга хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусы бирү карала, чөнки хәзерге вакытта гражданнарның күрсәтелгән категорияләренә сугыш хәрәкәтләре ветераны яисә инвалиды статусын бирү каралмаган.

«Россия Федерациясендә тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклау турында» федераль закон проекты белән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гражданнарның тынычлыгын саклау мәсьәләләре буенча физик һәм юридик затларга бердәм таләпләр билгеләү тәкъдим ителә.

Закон проекты шулай ук җирле вакыт белән 22 сәгатьтән 7 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгын билгеләргә тәкъдим итә. Проектта төзелеш һәм ремонт эшләрен эш көннәрендә җирле вакыт белән 9 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр тәнәфес белән,  башкару мөмкин дип каралган.

Федераль закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды һәм ТР Дәүләт Советы утырышында каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International