Лотфулла Шәфигуллин: "Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча резервлар зур"

2023 елның 11 апреле, сишәмбе, 13:56

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында республикада туристлык тармагын үстерү һәм яңа туристлык маршрутларын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТР Министрлар Кабинетының 2022 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын, шулай ук берничә федераль закон проектын карадылар.

Профильле комитет утырышы 2022 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы Хисапны караудан башланды. 183 битлек документ Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кертелде һәм хәзерге вакытта комитетларда актив рәвештә тикшерелә. Һәр комитет үз профиль юнәлешләре буенча хисапны карый.

"Хисапта республиканың социаль һәм икътисади үсешенең барлык төп юнәлешләре буенча тәфсилле мәгълүмат бирелде, икътисад үсешенең төп юнәлешләре илкүләм проектларда билгеләнгән максатларны тормышка ашыру призмасы аша каралды, – дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, – Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен саклап кала. Тулаем төбәк продукты күләме буенча республика 6 нчы урында тора (узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 3,8 трлн. сум), сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы күләме буенча – 5 урын, төзелеш эшләре күләме – 4 урын, төп капиталга инвестицияләр һәм торакны кертү – 6 урын, ваклап сату әйләнеше – 7 урын.

Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, кертелгән санкцияләр һәм тышкы чикләүләрнең республика икътисадына тискәре йогынты ясавын искәртеп узды. Шулай да, предприятиеләр яңа логистик чылбырлар һәм сату базарлары эзли. Бизнеска һәрьяклап дәүләт ярдәме күрсәтелә.  Әйтик, узган ел республиканың бюджетны формалаштыручы предприятиеләренә 40 млрд.сумга ташламалы кредитлар бүлеп бирелгән, тагын 83 млрд. сумнан артыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Узган ел республиканың тулай төбәк продуктына сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы зур өлеш керткән. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 106,6% тәшкил итте. Республика икътисадына 880 млрд. сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Авыл хуҗалыгына килгәндә, 2022 елда республикада бөртеклеләрнең зур уңышы җыелган, тарихта беренче тапкыр савылган сөт  2 млн.тонна тәшкил иткән.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республикада узган ел 122 млрд. сумга 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. 

2022 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды. Дәүләт Советы Президиумына әлеге мәсьәләне парламентның шушы арада булачак утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим ителде.

Профильле комитет утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә республикада туризмны үстерү перспективалары, яңа туристлык юнәлешләре, шулай ук бу тармак өчен кадрлар әзерләү турында иде. "Туризм - үзара бәйләнешле тармакларның катлаулы системасы һәм дөньяда иң табышлы бизнес төрләренең берсе, нефть экспортлаудан һәм автомобильләр сатудан соң өченче урында тора, – дип билгеләп үтте Лотфулла Шәфигуллин, – ә узган ел Россиядә туризм икътисадның иң тиз үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Кунакханә хезмәтләренә өстәмә бәягә салым ноль процент күләмендә кертелде, бизнес өчен күп кенә программалар һәм ташламалар гамәлдә, шуңа күрә туристлык объектларына кызыксыну арта. Республикада эчке туризмны үстерү буенча хәл дә уңай, әмма аны яхшырту буенча резервлар бар  һәм без эчке туризм маршрутларын формалаштыруда юл башында торабыз".

Узган ел республикада туристлар агымы 3,7 млн. кеше тәшкил иткән (узган ел белән чагыштырганда 12% ка арткан). Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 7 нче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан туризм тармагына дәүләт ярдәме федераль программаларында актив катнаша. Алар нигездә инфраструктура үсешенә кагыла. Әйтик, узган ел Республиканың 9 районында гамәлгә ашырыла торган шәһәр читендәге ял объектлары урнаштыру буенча  19 республика проекты ярдәм алган. Республиканың сигез районыннан 13 проект туристик җиһазлар сатып алуга субсидияләр алган.

Хәзерге вакытта пляж зоналары булдыру буенча программа старт ала, һәм, Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан әлеге юнәлештәге ким дигәндә 18 проект әлеге ярдәмгә өметләнә.

Якын киләчәккә төп бурычлар арасында комитет башлыгы туристлык маршрутларын арттыруны билгеләп үтте. Бүген үк, танылган Казан, Болгар, Зөя, Алабуга шәһәрләреннән тыш, туристлар арасында Чистай, Тәтеш, Арча, Мамадыш районнары һәм республиканың башка муниципалитетлары да зур кызыксыну уята.

Сергей Иванов Идел буе федераль округының барлык шәһәрләрен берләштергән «Бөек Идел юлы» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Мәсьәләне тикшерү барышында депутат Марат Галиев яңа маршрутлар оператив рәвештә цифрлаштырылсын, ә мәгълүмат актуаль рәвештә саклансын өчен туристлык хезмәтләренең цифрлы трансформациясен көчәйтү кирәклегенә игътибар итте. Моннан тыш, депутат әйтүенчә, цифрлы сервисларны киңәйтергә кирәк (отельләр броньлау, объектларга транспорт белән керү мөмкинлеген анализлау һ.б.).

Парламентарийлар туризм тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта университет 41 юнәлеш буенча 4 меңгә якын студент әзерли, ул «уку йорты гына түгел, ә илдә туризмның иң эре мәйданчыгы» булып тора. "Хәтта авыр пандемияле 2020 елда да университет 170тән артык спорт, яшьләр һәм туристлык чаралары уздырды, быелның 1 кварталында гына да без 17 мең кунак кабул иттек, – диде ул, – болар барысы да туризм һәм кунакчыллык индустриясе өчен практик юнәлешле белгечләр әзерләү өчен уникаль шартлар тудыра».

Университет WorldSkillsRussia программасына актив рәвештә кергән һәм туризм өлкәсендә махсуслаштырылган компетенция үзәге булып тора (туроператорлык һәм турагентлык эшчәнлеге). Университет 2021 һәм 2022 елгы илкүләм финалда «Туроператорлык эшчәнлеге» компетенциясе буенча көмеш медаль яуланган.

Рафис Борһанов әйтүенчә, бүгенге көндә туристлык өлкәсендә кадрларга сорау зур. "Тармакта кадрлар җитмәү – бүгенге көннең төп мәсьәләсе, - дип ассызыклады ул, - моннан тыш, бу өлкәдә эшләүчеләрнең компетенцияләренә яңа таләпләр куела. Шуңа күрә илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында безнең республикада туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген булдыру турында карар кабул ителде". Университет тарафыннан «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы караш» программасы эшләнгән, аның максаты - төбәкләргә һәм аерым территорияләргә уңышлы проектларны гамәлгә ашырырга сәләтле нәтиҗәле командалар формалаштырырга ярдәм итү.

Шулай ук бүген, югары уку йортларыннан тыш, университет тарафыннан урта һөнәри белем бирү программалары ачылган. Әмма, ректор әйтүенчә, бюджет урыннары проблемасы бар.

Әлеге мәсьәләдә сөйләшүгә йомгак ясап Лотфулла Шәфигуллин туриндустрия һәм икътисадның шул юнәлешкә бәйле башка тармаклары өчен кирәкле закон инициативаларын комплекслы әзерләү буенча федераль дәрәҗәдә эшче төркем төзелүен билгеләп үтте. Аерым алганда, авыл, экологик, медицина туризмының аерым юнәлешләрен норматив хокукый көйләүне булдыру буенча эш бара. Шуңа бәйле рәвештә төбәк законнарына да үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Бүген утырышта 2019 елның октябреннән 2023 елның апреленә кадәр Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эше турында хисап тәкъдим ителде. Профильле комитетларның закон чыгару эше һәм чакырылыш дәвамында каралган контроль мәсьәләләр турындагы хисапларын карау инде традицион практикага әверелде. Хисап чорында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тарафыннан 49 утырыш үткәрелгән, 204 мәсьәлә каралган, шул исәптән 56 контроль мәсьәлә. Комитет эшчәнлеге өлкәсендә 29 республика законы кабул ителгән, федераль законнарның 76 проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары каралган. Профильле комитет эше турында тулырак хисап парламентның киләсе утырышында тәкъдим ителәчәк.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин, туристлык тармагы өчен кадрлар әзерләүче мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International