Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе, 17:47

Дәүләт Советында ТР Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны профильле комитетларда тикшерү тәмамланды. Бүген хисап Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында каралды.

Төп доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. ТР Министрлар Кабинеты хисабында узган ел нәтиҗәләре буенча республика тормышының төп өлкәләренә йомгак ясала, мәсәлән, илкәләм проектларны гамәлгә ашыру, бюджет сәясәте, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, сәнәгать, транспорт һәм башка тармакларга. Бу һәм башка юнәлешләр элек профильле комитетлар утырышларында җентекләп каралган иде.

Дәүләт Советы комитетларыннан һәм депутат берләшмәләреннән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенә кагылышлы 36 сорау булган. Докладта әлеге сорауларга җаваплар да бирелә. Аерым алганда, депутатлар импортны алмаштыру мәсьәләләре, сәнәгать паркларын үстерү перспективалары, кече шәһәрләрдә күп фатирлы йортларны һәм шәһәр эчендәге юлларны капиталь ремонтлау, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча алып барылган эш белән кызыксыналар.

Бүген докладны тикшерү барышында депутатлар шулай ук берничә сорау бирделәр. Профильле комитет әгъзалары республика Хөкүмәте оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү һәм кадрлар җәлеп итү өчен нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе, автомобиль юлларының юл катламнары сыйфатын контрольдә тоту,  илкүләм проектлар ничек гамәлгә ашырылуы,  шулай ук хезмәт хакы индексациясе ничек узуы хакында сорадылар.

"Бүгенге көндә республиканың төрле тармакларында ирешелгән югары күрсәткечләре республика Хөкүмәте алып барган көндәлек эш нәтиҗәсе", – дип билгеләп үтте Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, хисап турында фикер алышуга йомгак ясап.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары хисапны игътибарга алды. Бу нисбәттән тиешле карар кабул ителде.

Бүген парламентарийлар берничә республика закон проектын карады. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тәкъдим итте. Закон проекты республика законнарын «Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законга һәм ТР Конституциясенә туры китерү максатыннан әзерләнгән. 

Закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең хокукый нигезләрен билгеләү күздә тотыла. Аерым алганда, аппарат төшенчәсе кертелә, Татарстан Республикасы  Рәисе вәкаләтләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республика башкарма хакимият органнарына карата вәкаләтләре, республика башкарма хакимият органнары эшчәнлеген оештыру нигезләре билгеләнә.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте. Документ Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

29 апрельдә «Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль закон үз көченә керә, ул дәүләт граждан хезмәте өлкәсендә хокукый көйләүне алга таба камилләштерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, әлеге закон белән граждан хезмәткәрләренә карата квалификация таләпләренә кагылышлы аерым нормалар төзәтелә. Закон белән («профессиональ дәрәҗәсе» («квалификация дәрәҗәсе» төшенчәсе урынына), «профессиональ дәрәҗәсен бәяләү», «профессиональ хезмәт эшчәнлеге өлкәсе» һәм «профессиональ хезмәт эшчәнлеге төре» кебек яңа төшенчәләр кертелә.

Альберт Хәбибуллин шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү максатыннан уздырылган квалификация имтиханын үткәрү юкка чыгарылуын әйтте.

Утырыш барышында профильле комитет әгъзалары шулай ук Дәүләт Советы депутаты статусы һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Закон проекты «Коррупциягә каршы тору турында «Федераль законның 5 һәм 121 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 29 декабрендәге 591-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнгән.

Закон проекты белән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның аларга коррупциячел хокук бозуларга тарту максатында мөрәҗәгать итүнең барлык фактлары турында прокуратура органнары яки башка дәүләт органнары Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнгән тәртиптә әлеге  мөрәҗәгать булганнан соң биш көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиешлеге аныклана.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның аларны коррупциячел хокук бозуларга тарту максатында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү тәртибе раслана.

Закон проектында шулай ук ТР дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга (Дәүләт Советы депутатларыннан тыш) нинди дә булса затның коррупцион хокук бозуларга тарту максатыннан аңа мөрәҗәгать итүнең барлык фактлары турында прокуратура органнарына яки ТР Рәисе администрациясенә хәбәр итәргә тиешлеге турындагы норма да беркетелә.

Закон проектлары профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советы утырышында карау өчен тәкъдим ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International