СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
ноябрь, 2024 ел
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Луганскида «Белем. Батырлар» форумында мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты.
26
ноябрь, 2024 ел
Бүген Мәскәүдә "Тарихи дөреслекне һәм тарихи хәтерне саклау буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак патриотлык тәрбиясе" темасына РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышы узды. Фәнни-гамәли конференция форматында узган утырыш эшендә видеоэлемтә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
26
ноябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды, анда парламент эшчәнлеген хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
25
ноябрь, 2024 ел
Бүген Казан Ратушасында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы узды. Республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Халыклары ассамблеясе исеменнән кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ