КПРФ фракциясе Хөкүмәт хисабы проектын карады

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 09:46

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның кырык өченче утырышы көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

Дәүләт Советының кырык өченче утырышы көн тәртибендәге төп мәсьәләне карап, коммунист депутатлар Татарстан Хөкүмәтенең 2022 елгы эшчәнлеге турындагы хисабын хупларга карар кылды. Аерым юнәлешләр буенча фракция әгъзалары үз сорауларын җиткерәчәк. Депутатлар шулай ук фракциянең актуаль темалар буенча белдерүләре белән мөрәҗәгать итәчәк.

Утырышта фракциянең март һәм апрель айларында уздырылган чаралары нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәрен оештыру мәсьәләләре, шулай ук матбугат конференцияләре һәм семинар-киңәшмәләр үткәрү планы каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International