«Бердәм Россия» фракциясе утырышында республикада мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 09:50

Бүген Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатларга депутат Альберт Мөхәммәтшинның эшчәнлеге турында хисап бирелде. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада дәүләт саклавы астында якынча 6 мең объект бар, бу архитектура һәм археология һәйкәлләре генә түгел, ә Чистай һәм Болгар кебек тулы бер территорияләр дә. Узган ел Бердәм дәүләт реестрында 1714 объект теркәлгән.

Узган елның мөһим вакыйгалары арасында Иван Гущин Дротоевский йортын реставрацияләүне билгеләде. Татарстан дини объектларны да кадерләп саклый. Аерым алганда, Казанның Петропавел чиркәвендә, Яңа бистә мәчетендә эшләр алып барыла.

Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләрен хәл итүгә теләге булган һәркем кушылырга мөмкин. Комитет "Бергәләп саклыйк!" проектын башлап җибәргән, аның ярдәмендә мәдәният һәм тарих һәйкәлләре хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар акчасына торгызыла. Хәзерге вакытта Зәй районында иң борынгы агачтан эшләнгән храмнарның берсе булган Троицк чиркәвен реконструкцияләү мәсьәләсе хәл ителә. Акча җыю интернет-платформа аша алып барыла.

Иван Гущин тармакны цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Хәзерге вакытта Комитет тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләр цифрлы форматка күчерелгән. "Ел саен предприятиеләрдән һәм гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арта, аларның 80% электрон рәвештә керә", - дип ассызыклады Иван Гущин.

Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясап, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетта кануннар чыгару һәм контроль мәсьәләләрне карау кысаларында актив эш алып барылуын әйтте.

Аерым алганда, узган ел мәдәни мирас объектлары турында республика законы мониторингы үткәрелгән. «Анализ күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы кануны тулаем федераль законнарга туры килә, хокукый коллизияләрдә юк», - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов.

«Без мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законнарны гамәлгә ашыру өлкәсендә башка регионнарның тәҗрибәсен дә өйрәнәбез, - дип билгеләп үтте депутат, - 2022 елда безнең комитетның Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты белән  берләштерелгән күчмә утырышы барышында Башкортстанның иң борынгы авылларының берсендә - сәүдәгәрләр Строгановлар тарафыннан 1550 елда нигез салынган Николо-Березовка авылына барыдык». Әлеге территория авылларның тарихи мохитен торгызу өчен федераль гранттан, республика һәм җирле бюджетлар акчаларыннан файдалануның уңышлы үрнәге булып тора.

Комитетның мәдәни мирас объектларын саклау өлешендәге контроль эшчәнлеге кысаларында 2021 елда «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тарихи җирлекләр турында» мәсьәлә каралган. Быелның гыйнварында федераль әһәмияткә ия булган «Дротоевский йорты» мәдәни мирас объектында булып депутатлар Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавының өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

 «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышларында депутатлар эшчәнлеге турындагы хисаплар бирелә. Бүген  хисап доклады белән Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең Совет районы беренчел бүлеге секретаре Альберт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул закон чыгару эшчәнлегенә генә  һәм сайлаучылар белән эшләүгә басым ясады.

«Безнең округта халыкның күчмә кабул итүләрен уздыруның яхшы практикасы барлыкка килде, – дип билгеләп үтте депутат, – кешеләр микрорайоннарда җыела, аларны борчыган сорауларга да игътибар юнәтә алалар». Узган елда депутатлар исеменә 67 мөрәҗәгать кергән, шуларның 38е - “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү партиясеннән. Аның сүзләренә караганда, мөрәҗәгатьләрнең күбесе уңай хәл ителгән.

Депутат билгеләп үткәнчә, нигездә татарстанлылар ТКХ хезмәтләрен күрсәтү, матди ярдәм алу һәм торак белән тәэмин итү, шулай ук сәламәтлек саклау һәм төзекләндерү темасы буенча мөрәҗәгать итәләр. Альберт Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, гражданнар белән генә түгел, хезмәт коллективлары белән дә актив эш алып барыла.

Альберт Мөхәммәтшин округта социаль һәм партия проектларын, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга аерым тукталды. «Соңгы 5 елда Казанның Совет районы үзгәрде: 15 балалар бакчасы, 6 мәктәп үз ишекләрен ачты, 8 спорт залы һәм 26 мәктәп ашханәсе яңартылды. Сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирелә,  2 хастаханәдә капиталь ремонт үткәрелде, – диде депутат, –  Гвардия округы кешеләре өчен «Сәйдәш» мәдәни үзәген капиталь ремонтлау зур шатлык  булды. «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Совет районының 61 ишегалды төзекләндерелде».

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International