Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль учреждениеләре өчен матбугатка язылдылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 12:20

Бүген Дәүләт Советының кырык өченче утырышы кысаларында парламентта «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды.  Депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2023 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларга язылдылар.

Парламентта республика газеталарына һәм журналларына язылу даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр республика һәм район басмаларын ала.

Язылу кампаниясе барышында парламентарийлар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдим иткән "Шәһри Казан", "Казанские ведомости" газеталары, "Сөембикә", "Идел", "Ялкын", "Салават күпере", «Татарстан" журналлары һәм башка басмаларга язылу рәсмиләштерде. Шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты. тарафыннан оештырылган "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарына да язылдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым-Сарай авылында урнашкан Баулы интернат-йортында яшәүчеләр өчен гадәттәгечә "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан" газеталарын һәм "Сөембикә" журналын яздырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International