"Парламент-2030" бәйгесенә гариза бирү дәвам итә

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе, 09:42

«Парламент-2030» X Яшьләр закон чыгару инициативалары бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс хокукый мәдәниятне үстерүгә, талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Быел конкурсның төп темалары яшьләрне патриотик тәрбияләү, спорт һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә закон чыгару инициативасы мәсьәләләре булачак.

Читтән торып үткәрелгән этапта җиңүчеләр Мәскәүдә узачак финалына үтәләр. Авторлар РФ Дәүләт Думасында һәм РФ Федерация Советында стажировка узу мөмкинлегенә ия булачаклар.

Быел әлеге тематика буенча эшләрне 2023 елның 1 маена кадәр онлайн режимда бәйгенең оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә мөмкин: alumni.magurt@gmail.com. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь гражданнар катнаша ала.

Номинацияләр һәм конкурс эшләренә таләпләр турында тулырак социаль челтәрләрдә белергә мөмкин (https://vk.com/club211002282 һәм https://t.me/parlament2030).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International