Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәргән

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе, 09:51

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.

"Дәүләт Думасының беренче утырышыннан алып безнең илдә парламентаризм зур юл үтте. Халык вәкиллегенең күп гасырлык традицияләренә таянып, ул иҗтимагый хакимият системасының мөһим өлеше булып тора, – диелә телеграммада. - Бүген читтән булган чакырулар һәм янаулар шартларында илебезне үстерүгә юнәлдерелгән бурычларны законнар белән тәэмин итү өчен барысын да эшләргә кирәк. Дәүләт иминлеге һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә бердәм позициядә торырга тиешбез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International