Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга Россия паспортлары тапшырды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе, 14:02

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды. Россия гражданинының төп документын республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 35 укучы алды.

Парламентта Россия паспортларын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Ел саен биредә укуда, җәмәгать тормышында актив катнашкан, төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүче булган Татарстан укучылары җыела.

«Без 14 яше тулган иң яхшы, уңышлы, актив татарстанлыларны Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда тантаналы шартларда паспорт тапшыру өчен чакырдык. Россия Федерациясе гражданнары буларак, сез республика тормышында тагын да активрак катнашу һәм карарлар кабул итү өчен җаваплырак булу хокукларын аласыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы республикада яшьләр өчен күп нәрсә эшләнүен, шул исәптән гармонияле үсеш өчен шартлар тудырылуын әйтте. Ул шулай ук укучыларга киләчәктә югары яки урта һөнәри белем алу өчен булачак һөнәрләрен ачыклауларын, «әйдәп баручы инженер, табиб, педагог» булуларын теләде.

Парламентта беренче тапкыр җиде ел элек Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Ул вакытта документларны 25 татарстанлы алган иде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International