Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре профильле комитет утырышында каралды

2023 елның 23 мае, сишәмбе, 15:09

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын һәм Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы мөрәҗәгате проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

"Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында республика законы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын билгели, – дип ассызыклады Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, утырышны ачып, – аерым алганда, шәхси хуҗалыкларга сыерларны, кәҗәләрне асрауга, сөт юнәлешендәге мини фермалар төзүгә, өч яшьтән өлкәнрәк атларны асрауга, товарлы һәм нәселле терлекләр сатып алуга, яшь кошлар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләү республика бюджетыннан башкарыла».

Республикада, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, узган ел республиканың шәхси хуҗалыклары тарафыннан 107,3 млрд.сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Тулаем алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерү күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора.

Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәмгә республика бюджетыннан 426 млн.сум акча юнәлтелгән булган. Быел бу максатларга 536 млн. сум каралган.

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, профильле министрлык вәкиле фикеренчә, мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклау булып калу, чөнки хәзерге вакытта республика терлекләренең өчтән бер өлеше шәхси хуҗалыкларда тотыла.

2021 елдан республикада "Минем субсидияләрем" цифрлы сервисы эшли. "Документлар электрон рәвештә генә кабул ителә, бу субсидияләр бирүнең гадилегенә, ачыклыгына һәм оперативлыгына ярдәм итә, – дип сөйләде Ленар Гарипов, – граждан шәхси кабинетта теркәлә һәм заявка калдыра". Шул ук вакытта, шәхси хуҗалыкларның техник мөмкинлекләре булмаганда, документларны муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре яки авыл җирлекләре тапшыра". "Җирле фермерларның субсидия алулары бу юнәлештә муниципалитетларның ничек эшләвенә бәйле", – дип басым ясады Ленар Гарипов. 

Сөт юнәлешендәге мини-фермаларны төзү буенча субсидия 8 сыердан торган сөт фермасына 600 мең сумга кадәр, 5 сыердан торган сөт фермасына 300 мең сумга кадәр бүленә. Программада катнашучылар ярты ел эчендә ферманы төзеп бетерергә, ә аннан соңгы елларда сыерларның баш санын 3 һәм аннан да күбрәк башка  арттырырга һәм гомуми баш санын 5 ел дәвамында сакларга тиеш. Товарлы һәм нәселле сыерлар сатып алуга субсидияләр 60 мең сум һәм 70 мең сум исәбеннән бирелә. Савым сыерларын көтү өчен тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр 1 сыерга 2 мең сум, 2 сыерга 3 мең сум,  3 һәм аннан да күбрәк булган сыерга 4 мең сум исәбеннән бирелә.

Быелдан, Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, яшь кошлар алуны  субсидияләү яңадан башлана. Республика бюджетыннан бу максатларга 70 млн.сум юнәлдереләчәк. Гаризалар 15-29 майда кабул ителә.

"Хәзерге вакытта авыл җирлегендә буш бакчалар һәм җирләр күп, – дип мөрәҗәгать итте министрлык вәкиленә ТР Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары Марат Әхмәтов, – халыкны бакча эшчәнлеге белән күбрәк шөгыльләнергә этәрү өчен ярдәмнең яңа формаларын уйлап табарга кирәк». Парламент башлыгы урынбасарының тәкъдиме эшкә алынды.

Парламентның якынлашып килүче утырышында Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате каралачак, аның проекты бүген профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды.

Депутат Азат Җиһаншин мөрәҗәгать проектын тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарда табигатьтән файдаланучыларның билгеләнгән формалар буенча вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына төрле экологик хисап бирү бурычы каралган. Мондый хисап бирүнең вакыты төренә карап үзгәреп тора, шуңа күрә кайвакыт төрле хисап төрләрендә булган мәгълүматлар бер-берсенә туры килми.

Мисал итеп Азат Җиһаншин атмосфера һавасын саклау турындагы мәгълүматны, җитештерү һәм куллану калдыкларын барлыкка китерү, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру турындагы мәгълүматны, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү турында декларацияне һәм җитештерү экологик контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисапны (ПЭК дип атала) билгеләде. "Күрсәтелгән экологик хисап беренчел, шул исәптән бухгалтерлык хисабы мәгълүматлары нигезендә формалаша, алар хисап хисабын әзерләү чорында күп тапкырлар төгәлләнә һәм төзәтелә, аны тапшыруның соңгы вакыты – хисаптан соң киләсе елның 31 марты, - дип ассызыклады депутат, - шулай итеп, еш кына хисапта булган мәгълүматлар дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары иртәрәк чорда экологик хисаплауда булган мәгълүматларга туры килми. Бу табигатьтән файдаланучыларның экологик мәгълүматны яшерү яки бозу өчен административ җаваплылыкка тартылуына китерә. Шул ук вакытта әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүләр өстәмә исәпләнә.

Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, табигатьтән файдаланучылар тарафыннан атмосфера һавасын саклау һәм җитештерү, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру турындагы мәгълүматларны тапшыру срокларын хисап елыннан соң 1 мартка күчерү әлеге ситуацияләрне минимумга төшерергә мөмкинлек бирер иде. Яки инде тапшырылган хисаптагы мәгълүматларны әлеге формалар буенча хисаптан соң киләсе елның 1 мартына кадәр төгәлләү мөмкинлеген күздә тотарга мөмкин. Мондый тәкъдим белән республика парламентарийлары Россия Хөкүмәте башлыгына мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Моннан тыш, депутатлар «Табигатьтән файдаланучының шәхси кабинеты» эшен камилләштерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International