Бюджет комитеты 2022 елга республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын хуплады

2023 елның 31 мае, чәршәмбе, 13:29

Бүген Салымнар һәм финанслар буенча бюджет комитеты утырышы булды, анда 2022 елда республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары каралды. Ике закон проекты да Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карауга тәкъдим ителә.

Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин 2022 ел финанс ягыннан керемнәр һәм чыгымнар буенча да уңышлы булды дип билгеләп үтте. "Тышкы санкцияләр көчәюгә карамастан, бизнес яңа логистик тәэмин итү юлларын тапты", диде ул. - Безнең товар җитештерүчеләр катлаулы икътисади шартларда тотрыклылык күрсәттеләр. 2022 елда республиканың тулай төбәк продукты күләме 6 процентка артып, 3,865 трлн сумга җиткән. Бу җитәкчелекнең, министрлыкларның һәм ведомстволарның, эре компанияләрнең, кече һәм урта бизнесның координацияләнгән эше нәтиҗәсе.

«2022 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» ТР законы проектын депутатларга Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

2022 елда республика бюджеты керемнәр буенча 452,7 млрд сум, чыгымнар буенча 463,2 млрд сум күләмендә үтәлгән, дип хәбәр итте финанс министры.

Керемгә салым 166,1 млрд сум күләмендә җыелган. Салымның төп керемнәре нефть тармагы тарафыннан тәэмин ителгән. Физик затларның керемнәренә салым статьясы буенча 80,8 млрд сум салым кергән.

 «Илкүләм  икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 150 млрд сум күләмендә үтлгән.

Социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар 280,8 млрд сум яки чыгымнарның гомуми күләменең 53% тәшкил итә.

Ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 103,5 млрд сум тәшкил итте.

ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев комитетка финанс министрлыгының 2022 ел бюджеты үтәлеше турындагы хисабына уңай нәтиҗә бирде.

Закон проектын тикшерүдә парламент комитеты җитәкчесе Леонид Якунин, комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев, депутат Фадбир Сафин катнашты.

 «2022 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы законы проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Узган ел бюджеты керемнәренең һәм чыгымнарының төп параметрларын атап, ул мәҗбүри медицина иминияте буенча эшчәнлек юнәлешләре һәм статьялары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2022 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше керемнәр буенча 64,8 млрд сум һәм чыгымнар буенча 64,2 млрд сум тәшкил иткән, керемнәр чыгымнарга карый  537,9 млн сумга арткан.

Комитет ике закон проектын да хуплады һәм Дәүләт Советына аларны беренче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.

Аннары депутатлар 2023 елның 1 апреленә республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисапларны тыңладылар һәм игътибарга алдылар, әлеге сораулар буенча финанс министры Радик Гайзатуллин һәм фонд директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады.

ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим иткән Хисап палатасының 2022 елдагы эше турындагы хисап Комитет тарафыннан Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертүгә тәкъдим ителде.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International