Парламентның профильле комитеты депутатлары йортларны капиталь ремонтлау барышы белән таныштылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе, 15:58

Бүген торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы барышында депутатлар күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар, капиталь ремонт программасын законнар белән җайга салу, финанслау мәсьәләләре һәм аны гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар.

Парламент комитеты катнашучылары караган беренче объект-Казан шәһәренең Восстания урамындагы 13 нче номерлы күпфатирлы йорт. Әлеге объектта түбә алмаштыру буенча капиталь ремонт алып барыла. Торак йорт 58 ел элек төзелгән, шуннан бирле бинаның түбәсен тулысынча ремонтлау үткәрелмәгән. Инде түбәдән су үтә башлаган. Восстания урамындагы 11 нче йортта да шундый ук хәл. Торак милекчеләре ширкәте карары буенча, ике объект та биналарны капиталь ремонтлау фондын мөстәкыйль рәвештә махсус счетларда формалаштыра. Ремонт өчен үз акчалары җитмәү сәбәпле, ТМШ әгъзалары ТРда  күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк операторына өрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. 

 РФ Торак кодексында капиталь ремонт фондын формалаштыруның ике ысулы каралган: төбәк операторының гомуми счетында яки йортның махсус счетында. Беренче очракта, ремонтны башкару өчен аның барлык этапларында төбәк операторы җавап бирә, икенче очракта милекчеләр үзләре.

Журналистлар белән аралашканда профильле комитет рәисе Александр Тыгин, күчмә утырыш кысаларында төрле эшләрнең ничек баруын үз күзләре белән күрергә, шулай ук Торак милекчеләре ширкәте вәкилләре белән аралашырга, аларны борчыган сорауларга җавап бирергә кирәк, дип билгеләп үтте. "Восстание урамындагы йортларда без махсус исәпләүләрдән төбәк операторга күчүне күрдек. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау процессында берничә мәсьәлә бар, шул исәптән махсус счетта акча туплау һәм капиталь ремонтка җитәрлеклек булуы, – дип аңлатты Александр Тыгин. – Без бу йортларга ТМШ рәисләре белән аралашу өчен килдек. Йортта яшәүчеләр акчаның бер өлешен капиталь ремонт өчен кулланган, хәзер анда түбә алмаштыру эшләре бара, аны ремонтлау 9 млн.сумга төшә, ә торакчылар үзләре бик аз өлешен генә туплаган. Безнең бурыч – республиканың торак фондын камил хәлдә тоту, җыелган акчаны капиталь ремонт өчен куллану, шуңа күрә бу детальләрне йорт вәкилләре белән аралашып кына ачыкларга мөмкин».

Аннары утырышта катнашучылар Чистай урамындагы 43 нче күпфатирлы сигез катлы йортта булдылар. Дүрт подъездлы йортта капиталь ремонт программасы буенча лифт җиһазларын алыштыру бара. Йортта лифтлар чирек гасыр хезмәт иткән. 2023 елда Татарстанда 109 йортта 271 лифтны алыштыру планлаштырыла.

Утырыш парламент бинасында дәвам итте. Пленар өлештә төп докладлар белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов чыгыш ясады.

Искәндәр Гыйниятуллин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программа гамәлгә ашырыла. Ел саен аның өчен  6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Башта әлеге программага 15 378 күп фатирлы йорт кергән булса, хәзерге вакытта аларның саны 17 423 йорт тәшкил итә.

2023 елда капиталь ремонт программасы кысаларында республикада гомуми мәйданы 4,5 млн кв метр булган 751 күпфатирлы йорт ремонтланачак, бу 160 меңнән артык гражданның яшәү шартларын куркынычсыз һәм уңайлы  итәчәк.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бина хуҗалары тарафыннан махсус счетларга капиталь ремонт фондларын формалаштыру мәсьәләсе башкаланың башкарма комитетында да күп сораулар тудыра. "Капиталь ремонт таләп ителгән 12 йорт региональ операторның гомуми счетына күчүдән катгый рәвештә баш тарта, – диде ул. – Әмма аларның барысы да бинаны ремонтлау буенча эшләрне башкара алмый, чөнки аларның счетында кирәкле акча юк».

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов торак милекчеләренең махсус счетлары буенча борчылуын белдерде. Аның әйтүенчә, җыелган акчалар һәрвакытта да йортның максатчан ихтыяҗларына тотылмый. "ТМШ әгъзаларының акчалары хезмәткәрләрнең хезмәт хакына, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы бурычларны түләүгә юнәлтелә, әмма йортны капиталь ремонтлауга түгел. Ә түбәләрне, лифтларны һәм башка кыйммәткә төшә торган эшләрне башкару өчен акчалары җитми башлагач алар региональ операторның гомуми исәбенә күчә», – дип билгеләп үтте ул.

"Федераль дәрәҗәдә махсус счетларны төбәк операторы счетында гына алып бару мөмкинлеген законлаштырырга кирәк, соңгысына подряд оешмасын сайлап алу һәм эшләр башкаруны һәм акча сарыф итүне контрольдә тоту бурычын йөкләргә кирәк", – дип тәкъдим итте депутат Дмитрий Анисимов.

Бүген парламентарийлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Карл Маркс урамындагы мәдәни мирас объектлары булган күп фатирлы йортларны карадылар. Комитет әгъзалары билгеләп үткәнчә, күп фатирлы йорт-һәйкәлләрдә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе өстәмә законнар белән җайга салынырга тиеш. Республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин әйтүенчә, РФ Торак кодексы күрсәтелгән объектларда капиталь ремонт үткәрү үзенчәлекләрен исәпкә алмый, ә мәдәни мирас объектлары турындагы Федераль закон терминологиясе тарих һәм мәдәният һәйкәлләрендә капиталь ремонт кебек эшләрне күздә тотмый.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, бүген шулай ук авария хәлендәге күп фатирлы йортлар булган мәдәни мирас объектларының саклануын тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибарны җәлеп итте.  Мәдәни мирас объектларына кагылышлы йортларны капиталь ремонтлауга карата норматив хокукый җайга салуның җитмәве шәһәр үзәкләрендә күп кенә тарихи биналарны югалтуга китерергә мөмкин", – диде ул.

Утырыш нәтиҗәләре буенча берничә тәкъдимнәр кабул ителде. Аерым алганда, ТР Министрлар Кабинетына күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауда дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе мәсьәләләрен җайга салучы норматив хокукый базаны эшләүнең максатка ярашлылыгын карарга киңәш ителә, анда милекчеләр капиталь ремонт фондын махсус счетларда формалаштыру ысулын сайлаган булырга тиеш. ТР Дәүләт Советының профильле комитетларына мәдәни мирас объектлары булган  күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны оештыру һәм үткәрү өлешендә федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү турында уртак тәкъдимнәр әзерләргә, диелә.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International